• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Ленина, д. 1Б/ Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Ленин урамы 1Б йорт
Телефон: +7(855)-592-51-96
E-Mail: SSOSH@yandex.ru S.Sar@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Сармановская СОШ"
Руководитель: Газимова Лилия Раисовна
Год основания учреждения: 1972
У нас учатся: 500 (из них 7 иностранцев)
У нас учат: 48

Новости нашей школы

Укытучы... Нинди горур исем!

Опубликовано: 07.10.2012

 


Укытучы... Нинди горур исем!

 

        Хөрмәтле мөгаллимнәребез! Сезне профессиональ бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз! Мәктәп дигән “шифаханәдә” йөзләрчә-меңнәрчә балаларны тормышның яман чирләреннән дәвалаган, саклап калган, тәрбияләгән изге затлар. Сезгә булган ихтирам, горурлык хисе мәңге сүнмәс-сүрелмәс!

    Укытучылар көне уңаеннан мәктәптә төрле күңелле чаралар үтте. Һәр сыйныфта бәйрәм тантанасы рухы күзәтелде. Шарлар, төсле акбурларлар белән язылган җылы сүзләр, чәчәкләр... Барысы да яраткан укытучылар хөрмәтенә.

    Мөгаллимнәребез хөрмәтенә бәйрәм концерты оештырылды. Латыпова Р., Валиахметова Т. (1а), Фазуллина Г. (7б), Гайфутдинова И. (8в), Гилязов Д., Шарифуллин И., Шарипов И. (4а), Гавасетдинова А. (11б) үзләренең матур җырларын  бүләк иттеләр.

   Бу көнне 10 нчы сыйныф укучылары үзләрен укытучы буларак сынап карадылар. Алар 1-7 нче сыйныфларда дәресләр үткәрде. Һәрберсе дәрескә ныклап әзерләнгән иде. Бигрәк тә Хафизова Гүзәлияләр (10а) әзерләгән презентацияләр балаларда зур кызыксыну уятты.  Алар тып-тын калып “яңа укытучылар” үткәргән дәресләрне тыңлап утырдылар. 2в сыйныфы укучыларын физкультура дәресендә абый-апалары командаларга бүлеп ярыштырдылар.

   Шулай итеп, күңелле мизгелләр үтеп тә китте. Мондый куңел күтәренкелеге ел буена дәвам итсен иде.

     Хөрмәтле укытучыларыбыз! Күгегез һәрчак аяз, җаныгыз тыныч, күңелегез көр, сәламәтлегегез нык булсын! Балаларның якты киләчәге, язмышы сезнең кулларда, сезнең алтын йөрәгегездә, мөхтәрәм мөгаллимнәр! Игелекле эшегез өчен, белемегез өчен, тырышлыгыгыз өчен, сабырлыгыгыз өчен зур рәхмәт Сезгә! 

 

Педагог-оештыручы Гараева Г.Д.



Учителям посвящается…


Вас поздравляем с Днем учителя! 
Желаем вам здоровья, много сил. 
Не прослывите у детей "мучителем", 
Из них чтоб каждый хорошистом был.

 
Побольше чтоб из нашей школы 
Шагнули дети в мир науки. 
Им передайте по реестру что ли 
Побольше знаний, золотые руки. 


Пронесут по жизни, словно знамя, 
Полученные в школе знанья, 
Они применят их в дела умело, 
Вы можете гордиться ими смело. 

 

 

Живите долго, не жалейте сил, 
Чтоб каждый ученик из школы уносил 
Путевку в жизнь и память лучшую о вас, 
О том, как стал родным им класс…

 
Из них не все были бездарны, 
Но все они вам благодарны, 
За тяжкий труд ваш, за терпенье, 
Достоин он коленопреклоненья.



К списку новостей