• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Ленина, д. 1Б/ Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Ленин урамы 1Б йорт
Телефон: +7(855)-592-51-96
E-Mail: SSOSH@yandex.ru S.Sar@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Сармановская СОШ"
Руководитель: Газимова Лилия Раисовна
Год основания учреждения: 1972
У нас учатся: 500 (из них 7 иностранцев)
У нас учат: 48

Новости нашей школы

Көзге экскурсия

Опубликовано: 16.09.2012

 

Көзнең бер матур көнендә без үзебезнең сыйныф укучылары белән Сабан туе була торган җиргә походка чыктык. Көн кояшлы, җылы, рәхәт иде. Табигатьнең матурлыгына соклана-соклана ничек барып җиткәнебезне дә сизми калдык. Әле сентябрь башы гына булса да, көз үзенекен иткән: агачларны сары яфраклар белән бизи башлаган. Әйтерсең лә, алар сарылы-яшелле матур күлмәк кигәннәр. Талгын гына искән җил дә, салкынча саф һава да табигатьтә көз хөкем сөргәнлеген белдерә.

Тамак ялгап алырлык урын сайлагач, һәрберебез үзенең алып килгән ризыкларын табынга куйды. Саф һавада без рәхәтләнеп сыйландык.

Ашап алгач, төрле уеннар уйнадык, күңел ачтык. Әлеге көннең тиз үтүен сизми дә калдык. Төш вакыты үткәч, без кайтырга чыктык. Кайтканда һәр кешенең күңеле күтәренке иде. Һәрберебезнең йөзендә елмаю, походтан алган рәхәтлек чагылды. Әлеге походны оештырып, безне табигать кочагына алып чыккан укытучыбыз Ландыш Фоатовнага зур рәхмәтебезне белдерәбез. Әлеге көн безнең хәтерләрдә озак сакланыр. 

 

 

Зиятдинова Айгөл, 6а сыйныфы укучысы



К списку новостей