• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Ленина, д. 1Б/ Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Ленин урамы 1Б йорт
Телефон: +7(855)-592-51-96
E-Mail: SSOSH@yandex.ru S.Sar@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Сармановская СОШ"
Руководитель: Газимова Лилия Раисовна
Год основания учреждения: 1972
У нас учатся: 500 (из них 7 иностранцев)
У нас учат: 48

Новости нашей школы

Беренче сентябрь - белем бәйрәме!

Опубликовано: 05.09.2012

 

Ашкына да талпына да бүген,

Леп-леп типкән нәни йөрәгең.

Озатасың изгеләрдән-изге

Сабыйлыкның соңгы көннәрен.


    1 нче сентябрь, беренче укытучы, беренче мәктәп формасы.... Барысы да беренче. Беренче сыйныфка керү – кеше гомерендә бер генә тапкыр була торган дулкындаргыч мизгелләрнең берсе.

Табигатьнең алтынсу төсләргә буялып, җәйнең матур көннәрен хәтерләткән чәчәкләре, саран кояшы белән сентябрь да килеп җитте. Быелгы уку елына 34 бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керделәр. Бәйрәмчә бизәлгән зал беренчеләрне алкышлар белән каршылады. Бәйрәмгә багышлап шигырьләр, җырлар җырланды. Бәйрәм универсиадага багышланган дәресләр белән ялганып китте. Нәни укучыларның шатлык һәм сорау белән тулы күзләре беренче укытучыларына төбәлделәр.

18 нче сентябрьдә исә 1 нче сыйныфка керү бәйрәме уздырылды. Бәйрәмгә әти-әниләр дә килде. Укучыларга 1нче сыйныфка керү таныклыклары тапшырылды, истәлекле бүләкләр бирелде.

      Инде бер ай сизелми дә үтеп китте. Мәктәп еллары – кеше гомеренең кабатланмас бер мизгеле. Шуңа күрә баланың мәктәпкә килү көне – ул зур бәйрәм. Барыгызны да шушы бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм. Укуыгызда, эшегездә зур уңышлар, гаилә бәхете, саулык-сәламәтлек телим.

 

 

1б сыйныф  җитәкчесе Тухбатуллина Э.М.




К списку новостей