• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Ленина, д. 1Б/ Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Ленин урамы 1Б йорт
Телефон: +7(855)-592-51-96
E-Mail: Sarman.Sr@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Сармановская СОШ"
Руководитель: Газимова Лилия Раисовна
Год основания учреждения: 1972
У нас учатся: 494 (из них 7 иностранцев)
У нас учат: 48

Новости нашей школы

Ерак юлга чыгар чак җиткән

Опубликовано: 05.05.2012

 

Хыял диңгезенә чумдым да, кешелеклелек, гадилек, эчкерсезлек, тырышлык, гаделлек, бөеклек, тагын әллә никадәр сүзләрнең мәгънәләрен эзли башладым. Алар гаҗәеп күп икән, ләбаса! Бу сүзләрнең барысын да бер һөнәр иясе - укытучы ия булганына төшендем. Табиб та, агроном да, биюче дә, тегүче дә - барсының да тормыш юллары әти-әни һәм укытучы салган юлдан башланган.

        Бүген белем йортыбыздан буй җиткән, тормышның «мөстәкыйль» дигәненә атлап барырга җыенабыз. Кыңгырау чыңнарын күп ишеттек, аның тавышы белән дәрескә кердек, аның тавышы белән уку елын башладык, тәмамладык. Әмма соңгысы бөтенләй башка, изге тавышлы булыр. Ул безне зур тормыш юлына озатыр, яраткан укытучыларыбыз белән хушлашыр минутлар җиткәнен искәртер..

    Хуш, мәктәбем! Кыңгыраулы мәктәп еллары. Пар атларда тугел, әллә иң тиз очучы ракеталарда үттекме икән соң бу мәктәп елларын? Сизелми дә калды бу еллар. Әле генә: «зур юлларга чакырасың мәктәп!»-диеп сөйләгән шигырь юлларын кайчан гына әйткән идек соң?

      Унбер ел бик тиз үтте, укытучыларыбыз безнең өчен көчләрен шактый түкте, чал чәчләрендә, йөзләрендәге ару-талу күренә. Алар һәрвакыт безнең яраткан, иң якын кешеләребез булып куңелләрдә калалар. Алар һәр елны бу бәйрәмнән соң «гомер йомгакларының» күпмедер өлеше сүтелгәнен тоялардыр.

Акыллы сүз, алтын киңәш белән

Авыр чакта ярдәм итәсез.

Адашканда, ак юл күрсәтүче

Күңел күзе - ул сез икәнсез.

         Без бәхетле! Үз хезмәтләренең чын осталары булган укытучылардан белем алдык. Исемнәрен атыйсым килә. Ләкин кайсысын беренче әйтергә..? Әллә соң алфавитны искә төшерергәме?! Юк, юк.. Алай дөреслеккә туры килмәс. Һәммәгез дә беренче!

     Сер түгел, борчыдык, ачуландырдык, урынсыз сүзләр дә әйтелгәндер. Кичерегез димим, сез безне куңелегез белән гафу иткәнсездер инде.     Әйтеләсе уй-фикерләр бары бер нәрсәгә: сау бул, мәктәп, хуш, белем оябыз, үстердең, кеше иттең. Хәзер инде без сиңа кадер-хөрмәтне күрсәтергә тиеш.

     Әйе, хыяллар ак җилкән,

     Ерак юлга чыгар чак җиткән!

 

Кузьмина Зарина, 11б сыйныфы



К списку новостей