Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Ленина, д. 1Б/ Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Ленин урамы 1Б йорт |
Телефон: | +7(855)-592-51-96 |
E-Mail: | SSOSH@yandex.ru S.Sar@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Сармановская СОШ" |
Руководитель: | Газимова Лилия Раисовна |
Год основания учреждения: | 1972 |
У нас учатся: | 500 (из них 7 иностранцев) |
У нас учат: | 48 |
Новости нашей школы
Созвездие-Йолдызлык
Опубликовано: 19.03.2012
Зәй шәһәрендә үткәрелеп килүче “Созвездие-Йолдызлык” конкурсы быел Түбән Кама шәһәрендә уздырылды. Конкурс ике турга бүленде. Беренче көнне җырчылар үз тавышларының көчлелеген күрсәтүче җыр белән башладылар (салмак җыр). Барлык катнашучылар ике төркемгә бүленделәр: беренче кечкенәләр төркеме, икенче кечкенәләр төркеме, урта кызлар, егетләр һәм олылар төркеме. Алар арасында биючеләр һәм ансамбльләр дә бар иде.
Икенче турда җиңүчеләргә диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Катнашучылыр арасында Сарман урта мәктәбе укучылары да үзләрен сынатмадылар. Ялгыз җыр номинациясендә 1нче урынга Зиннатуллина Рәмилә (10б), Талибуллина Розалия (11б), 2 урынга мин – Гайфетдинова Эльвина (7в) лаек булдык. Бию коллективлары арасында “Жасмин” төркеме 2нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Конкурста елдан ел катнашучылар саны күбәя, конкуренция арта, шуңа күрә дә ул кызыклы үтә. Киләчәктә дә катнашучыларга уңышлар теләп калам.
Гайфетдинова Эльвина, 7в сыйныфы
К списку новостей