Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Ленина, д. 1Б/ Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Ленин урамы 1Б йорт |
| Телефон: | +7(855)-592-51-96 |
| E-Mail: | Sarman.Sr@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сармановская СОШ" |
| Руководитель: | Газимова Лилия Раисовна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 494 (из них 7 иностранцев) |
| У нас учат: | 48 |
Новости нашей школы
бАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФЛАР АТНАЛЫГЫ
Опубликовано: 27.02.2012
Безнең мәктәптә төрле фән атналыклары гел булып тора. Кайчан безнеке булыр микән дип, без, “башлангычлар”, күптәннән көтеп йөрдек. Һәм менә, ниһаять, башлангыч сыйныф укытучыларының ММБ җитәкчесе Венера Марселевна 20нче февральда башлангыч сыйныфлар атналыгын игълан итте, эш планы белән таныштырды. Безне алда бик кызыклы эшләр көтә иде...
Бу атнада безнең беренче класслар үзләренең якын дуслары “Әлифба” белән саубуллашты. Һәр көнне 1-3 нче сыйныф укучылары математика, рус теле, әйләнә-тирә дөнья фәннәре буенча олимпиадаларда белемнәрен сынадылар.
3-4 нче сыйныф малайлары арасында гөрләтеп шашка турнирлары узды. Аны, укучыларны шашка, шахмат уеннарының серләре белән таныштыручы егетебез, 11нче сыйныф укучысы Миннехузин Ленар үткәрде.
Безнең укучылар арасында талантлы укучылар бик күп. Алар бииләр дә, җырлыйлар да, шигырь дә сөйлиләр. Моңа “Талантлар эзлибез!” дип исемләнгән концертта тагын бер кат инандык.
Ә әдәби уку көнендә бездә М. Җәлилнең туган көненә багышланган шигырь конкурсы булды. Һәр сыйныфтан берәр укучы герой-шагыйребезнең мәңге үлмәс шигырьләрен укыды. Февраль аенда иң зур бәйрәмнәрнең берсе – Ватанны саклаучылар көне. Бу бәйрәм уңаеннан безнең укучылар матур-матур рәсемнәр ясады һәм “ Әтием-горурлыгым” исемле газета чыгарды. Иң уңган, ин булган, ин көчле әтиләр безнеке!!!
Кыскасы, бер көн дә буш үтмәде, КВН, рыцарьлар турниры, викториналар берсен-берсе алмаштырып тордылар. Һәм менә иң дулкынландыргыч минутлар җитте - Сюрпризлар көне. Директорның урынбасарлары Гөлгенә Шәрифҗановна һәм Резедә Рәшитовна конкурс, олимпиада, бәйгеләрдә җиңүчеләрне грамота белән бүләкләделәр. Ә мәктәбебез китапханәчесе Гәүһәр Әүхатовна иң күп китап укучыларны, китапларны сак тотучыларны кызыклы китаплар белән сөендерде. Рәхмәт аларга!
Менә шулай күңелле, мавыктыргыч итеп үтте башлангыч сыйныфлар атналыгы.
Бездә шулай, ә сездә?!
Хатипова Диләрә, 1в сыйныфы
һәм Лүзия Нәҗиповна
К списку новостей








