Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Ленина, д. 1Б/ Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Ленин урамы 1Б йорт |
Телефон: | +7(855)-592-51-96 |
E-Mail: | SSOSH@yandex.ru S.Sar@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Сармановская СОШ" |
Руководитель: | Газимова Лилия Раисовна |
Год основания учреждения: | 1972 |
У нас учатся: | 500 (из них 7 иностранцев) |
У нас учат: | 48 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 ( 129 ) 130 >>
-
"Аҗаган" -2016
22.02.2016
Бүген мәктәптә хәрби-патриотик айлык кысаларында "Аҗаган-2016" уены үтте. 5-8 нче, 10 нчы сыйныфы укучылары стройда йөрү, анда башкарылган җыр буенча, төрле спорт ярышлары буенча көч сынаштылар. Нәтиҗәдә 1 урынны 8а, 2 урынны 6а, ә 3 урынны 6б һәм 7б сыйныфлары бүлештеләр.
-
Без паспортлы булдык!
21.02.2016
20 нче февраль көнне башка мәктәп укучылары белән беррәттән безнең Сарман урта мәктәбе укучыларына да тантаналы рәвештә Россия Федерациясенең төп документы – паспорт тапшырылды. Ул 23 февраль - Ватан сакчылары көненә туры китереп үткәрелде. Балаларны тулы хокуклы гражданнар булулары белән муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, миграция хезмәте җитәкчесе Гөлүсә Харисова, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина, ДОСААФның район бүлеге белгече Венера Сәетшина тәбрикләделәр. Укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Технология атналыгы дәвам итә
19.02.2016
19 нчы февраль көнне технология укытучысы Латыпова Л.Ф. 6а һәм 6б сыйныфлары арасында "Өй мәшәкатьләре" дип аталган КВН уздырды.
-
М.Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышлап
19.02.2016
М.Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышлап, 19 нчы февраль көнне 8а ("Динамит" командасы) һәм 8б ("Десант" командасы) сыйныфы егетләре арасында "Ягез әле, егетләр!" ярышы үтте. Ярышны ОБЖ һәм технология укытучылары Габдуллинн Г.А., Таепов А.М. бик кызыклы һәм мавыктыргыч итеп оештырганнар иде. Ике команда да әзерлекле иде.
- Состоялась встреча 18.02.2016
-
Җәлилдә- конференция
18.02.2016
18 нче февраль көнне укучыларыбыз икенче санлы Җәлил мәктәбендә узган Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган республикакүләм фәнни-гамәли конференциясендә катнаштылар. 2Б сыйныф укучысы Бәдертдинова А. I урынны яулады (җитәкчесе Ханнанова В.М.). Бу җиңү белән котлыйбыз һәм иҗади уңышлар телибез!
- Бар җырымны илгә багышладым 15.02.2016
- Музей 15.02.2016
-
Батырлык дәресе
13.02.2016
13 нче февраль көнне урта мәктәп, гимназия укучылары, аграр көллият студентлары өчен "Батырлык дәресе" уздырылды. Аны Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Дашгын Гасанов үткәрде. Бу чара "Есть такая профессия - Родину защищать!" акциясе кысаларында узды. Очрашу шулай ук Әфганстаннан Совет гаскәрләре чыгарылуга 15 февральдә 27 ел тулуга багышланган иде. Чарада Әфган сугышы ветераннары - полковник Рафаэль Газизуллин, өлкән прапорщик Атлас Әсмандияров, ДОСААФның район бүлеге җитәкчесе Фирдәвес Ганиев чыгыш ясадылар.
-
Сау бул, Әлифба!
13.02.2016
13 нче февраль көнне безнең мәктәптә 1в сыйныфында (кл. җитәкчесе Хаҗиева Л.Н.) Әлифба белән саубуллашу бәйрәме булды. Бәйрәмгә әти-әниләр чакырылды.Шулай ук бәйрәмгә Әлифба, Туган тел, Убырлы, Шүрәле килде. Алар укучыларны төрле яктан сынадылар.