• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Сармановский
  • Школы
  • МБОУ «Старомензелябашская основная общеобразовательная школа имени А. Тимергалина» Сармановского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБББУ "А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе"

МБОУ «Старомензелябашская основная общеобразовательная школа имени А.Тимергалина» Сармановского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423354, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Старый Мензелябаш, ул. 50 лет Октября, д. 1
Телефон: +7(855)-594-53-10
E-Mail: menzelsch@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ " Старомензелябашская ООШ имени А.Тимергалина"
Руководитель: Каюмова Эльвира Сабировна
Год основания учреждения: 1977
У нас учатся: 49 ученика и 8 воспитанников
У нас учат: 14 учителей, 2 воспитателя

Новости школы

Математика атналыгы

Опубликовано: 23.11.2013

 

Безнең мәктәптә бу атна – төгәл фәннәр атнасы дип игълан ителде. Дүшәмбе, 18 нче ноябрь көнне, китапханәдә математика, физика, информатикага һәм шушы фәннәргә нигез салучы галимнәргә кагылышлы китаплар күргәзмәсе оештырылды. Сишәмбе , 19 нчы ноябрь  көненнән “Зирәкләр һәм тапкырлар” конкурсы башланып китте һәм атна буе дәвам итте. Бу конкурста теләге булган һәр укучы катнашты. Класслар һәм класс җитәкчеләре дә читтә калмады. Чәршәмбе, 20 ноябрь көнне,  5,6,7 класс укучылары арасында иң яхшы математик кроссворд конкурсы үтте. Пәнҗешәмбе, 21нче ноябрь көнне, математика укытучысы Ямалиева Ф.В. 8 класста ачык дәрес үткәрде. Бу көнне башлангыч класс укучылары геометрик фигуралардан төрле рәсемнәр ясап ярышсалар, 5-11 класс укучылары математик шигырьләр язу конкурсында үзләренең көчләрен сынап карадылар. Без, математика укытучылары, кайбер укучыларның шигырь язу осталыклары бик яхшы булуын ачыкладык, үзебезгә укучыларның әйтергә теләгән фикерләренә дә юлыктык. Шигырьләрдә математика фәненә кызыксыну, укытучыларга хөрмәт хисләре дә, теләкләр дә, сингапур структураларын куллануга  кагылышлы юллар да бар иде. 22 нче ноябрь, җомга көнне Зарипова Г.М. “Математика сукмаклары буйлап” дигән исем астында КВН үткәрде. Өлкән класс укучыларыннан торган ике команда КВНда көч сынашты. Җанатарларга һәм командаларда катнашучы укучыларга уен бик ошады. Ә 23 нче ноябрь, шимбә көненә  8-11 класс укучыларына  “Безнең атаклы математиклар һәм физиклар”, “Математика һәм физика тарихы” темаларына презентацияләр әзерләргә кушылган иде. Бу конкурста 10 класс укучыларының эшләре  бик эчтәлекле һәм иң яхшы презентация дип табылды. Төгәл фәннәр атналыгында бер кеше дә читтә калмады. Гомуми йомгак ясап, атналыкта бик актив катнашкан барлык укучыларга да, класс җитәкчеләренә дә зур рәхмәт әйтәсе килә.



К списку новостей