Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Саклов-Башская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесe «Саклау-Баш урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423373, Республика Татарстан, Сармановский район, с.Саклов-Баш, ул. Д.Сулейманова, д.37 / 423373, Татарстан Республикасы, Сарман районы, Саклау-Баш ав., Д.Сулейманов ур., 37 йорт |
| Телефон: | +7(855)-594-34-24 |
| E-Mail: | S.Bashskaya.Sr@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Саклов-Башская СОШ" |
| Руководитель: | Хадиев Алмаз Рашитович |
| Год основания учреждения: | 1939 |
| У нас учатся: | 36 учеников и 6 воспитанников дошкольной группы / 43 укучы һәм 6 мәктәпкәчә яшьтәге балалар |
| У нас учат: | 15 учителей и 1 воспитатель дошкольной группы / 15 укытучы һәм 1 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Саклов-Башская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесe «Саклау-Баш урта гомуми белем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 271 272 273 274 ( 275 ) 276 277 278 279 280 >>
-
Мәктәбебездә кунаклар 17.03.2016

Бүген безнең мәктәбебезгә районыбызның математика укытучылары Шириева Венера Венер кызы әзерләгән "Математик кафе"да булдылар. Кунаклар ачык чараны бик кызыксынып карадылар һәм катнаштылар.
-
Умелые руки 16.03.2016

Сарман мәктәбендә "Умелые руки" исемле бәйге уздырылды. Безнең мәктәптән дә укучыларыбыз катнаштылар. 9 сыйныф укучысы Мавлявив Айгиз, 6 класс укучысы Султанов Раушан эшли торган модель буенча I урынга лаек булдылар. 7-8 сыйныф укучылары Мухаметшин Раил һәм Ильясов Рамил дипломнар белән бүләкләнделәр. Җитәкчесе Назмутдинов Ш.Ш.
-
Ачык класс сәгате 16.03.2016

Бүген Фарукшина Әминә Габделахат кызы 8-11 нче сыйныф укучылары белән ачык класс сәгате үткәрде. Укучылар бүгенге көндә актуаль булган чын кеше нинди була дигән сорауга җавап эзләделәр. Кояш безгә ничек үзенең яктылыгын, җылысын бирсә, безгә дә башка кешеләргә мәрхәмәтеле, игелекле, ярдәмчел, намуслы, игътибарлы булырга кирәк. Фарукшина Әминә Габделахат кызы үткәргән бу тәрбия чарасы укучыларның күңелен яхшы эшләргә дәртләндерерлек итеп үтте.
-
Басма китапларга - 450 ел 16.03.2016

Беренче басма китаплар басылып чыгуга 450 ел тулу уңае белән, китапханәче Фатыйхова Фәнисә Гафурҗан кызы 5-11 класс укучылары белән әңгәмә уздырды. Әңгәмәдә бөтендөнья буенча һәм мәктәп күләмендә укуның торышы белән таныштырды. "Китап укыгыз!" исеме астында буктрейлер күрсәтте.
-
Кошлар көне 15.03.2016

Безнең укучыларыбыз кошларга җимлекләр, сыерчык оялары ясадылар һәм аларны мәктәбебез бакчасына элеп куйдылар. Кайтыгыз, кошкайлар! Без сезне көтәбез!
-
II место по волейболу 14.03.2016

Команда учеников нашей школы были награждены грамотой за II место в соревнованиях по волейболу "На кубок Староимянского сельского поселения памяти И.Р.Нуриева". Ученикам и руководителю Хакову Басыйру Файзелхаковичу мы желаем дальнейших успехов! Молодцы!
-
Канатлы дусларыбызга 14.03.2016

5 сыйныф укучылары класс җитәкчеләре Габдуллина Альфира Биҗан кызы белән кошларыбызга җимлекләр, сыерчык оялары ясап мәктәп бакчасына элеп куйдылар. Рәхим итегез, кошкайлар!
-
Ата- аналар җыелышы 12.03.2016

Бүген мәктәбебездә ата-аналар җыелышы булды. Белгәнебезчә, 24 март Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәшү көне буларак билгеләп үтелә. Җыелышка Саклаубаш участок больницасының гомуми практика табибы Мифтахов Раушан Рафаэль улы килде. Ул ата-аналарга һәм 8-11 сыйныф укучыларына туберкулёз авыруы, аның билгеләре, йоктыру юллары, бу чирне кисәтү чаралары, манту турында яхшылап аңлатып сөйләде.
-
Кошлар - безнең дусларыбыз 11.03.2016

Бүген мәктәбебездә "Кошлар - безнең дусларыбыз" дигән темага Мухаметшина Гөлия Язкәр кызы башлангыч сыйныф укучылары белән класс сәгате үткәрде. Укучылар кош рәсемен ясап килеп, шул кош турында сөйләделәр, кышлаучы һәм җылы якларга китүче кошлар турында күбрәк мәгълүмат белделәр. Соңыннан Гөлия Язкәр кызы әзерләгән викторина сорауларына җавап бирделәр.
-
Шефство 09.03.2016

Ученики 7 класса посетили свою подшефную Галию апу. Приходу учеников она всегда рада. Они помогают ей чем могут. Вот и в этот раз, когда они пришли , она обрадовалась, расспросила как их дела. После этого ученики вышли во двор и убрали снег, пропылесосили в доме, вытерли пыль. Галия апа их поблагодарила и пожелала им всего хорошего.









