Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Саклов-Башская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесe «Саклау-Баш урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423373, Республика Татарстан, Сармановский район, с.Саклов-Баш, ул. Д.Сулейманова, д.37 / 423373, Татарстан Республикасы, Сарман районы, Саклау-Баш ав., Д.Сулейманов ур., 37 йорт |
| Телефон: | +7(855)-594-34-24 |
| E-Mail: | S.Bashskaya.Sr@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Саклов-Башская СОШ" |
| Руководитель: | Хадиев Алмаз Рашитович |
| Год основания учреждения: | 1939 |
| У нас учатся: | 36 учеников и 6 воспитанников дошкольной группы / 43 укучы һәм 6 мәктәпкәчә яшьтәге балалар |
| У нас учат: | 15 учителей и 1 воспитатель дошкольной группы / 15 укытучы һәм 1 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Саклов-Башская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесe «Саклау-Баш урта гомуми белем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 261 262 263 264 ( 265 ) 266 267 268 269 270 >>
-
Чыгарылыш 24.06.2016

Бүген укучылар өчен дә, укытучылар өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе. Нәкь менә бүгенге көн чыгарылыш сыйныф укучыларының мәктәп белән хушлашу, киләчәккә, олы дөньяга,беренче адым ясаган көннәре булып хәтердә калыр. Безнең мәктәпне быел ике укучы тәмамлады: Абдуллина Эльза һәм Фарукшин Булат.
Әйләнәдә - гөлләр.
Тормыш якты,
Бәйрәм хисе бүген күңелдә!
Өлгергәнлек аттестаты алдык диеп,
Горурлана һәркем бу көндә.
Эшләрегез һәрчак уңай булсын,
Изге хисләр безнең йөрәктә.
Хәерле юл сезгә укучылар -
Калабыз без шушы теләктә.
Ак юллар сезгә, балалар!
-
Лагерьдә сабантуй! 21.06.2016

Менә лагеребезнең соңгы көннәре дә килеп җитте.Бер дә аерыласы килми! Шундый рәхәт һәм күңелле булды безнең лагеребездә! Бүген бездә сабантуй булды! Барлык балалар да төрле ярышларда катнашып, үзләренең уңганлыкларын, өлгерлекләрен күрсәттеләр!
-
Хәзинә эзләдек! 18.06.2016

Бүген лагеребездә бигрәк күңелле булды: "Алдакчылар" конкурсыннан соң, безнең балаларыбыз карта белән пиратлар яшереп киткән хәзинәне эзләделәр. Һәм әлбәттә, таптылар!
-
Әкиятләр илендә 17.06.2016

Бүген лагерь балалары тышта бик күңелле уеннарда катнаштылар, рәсемнәр ясадылар, әкият иленә сәяхәт иттеләр, төрле әкият геройлары белән очраштылар.
-
Белки в деле 16.06.2016

Бүген безнең лагерь балалары мультфильм карадылар. "Белка в деле" мультфильмы бик кызыклы булды, балаларга бик ошады!
-
Юл йөрү кагыйдәләрен без беләбез! 14.06.2016

Бүген лагеребездә "Минем туган ягым" дигән темага фотосессия оештырылды. Бию конкурсында да балалар үзләрен сынатмадылар. Ә менә юл йөрү кагыйдәләре буенча оештырылган бәйгедә балалар үзләренең белемнәрен генә түгел, осталыкларын да күрсәттеләр!
-
Тантаналы линейка 11.06.2016

Бүген лагеребездә "Россия көне"нә багышлап тантаналы линейка булды. Линейкадан соң балалар спорт ярышларында катнаштылар, "Минута славы" талантлар конкурсында үзләрен төрле яклап күрсәттеләр. Әле бүген безгә батут та килде! Балалар рәхәтләнеп сикерделәр дә соң!
-
Ашларыгыз тәмле булсын! 11.06.2016

Лагерьга йөрүче балаларыбызны повар Гөлнур апа көн саен үзенең тәмле ашлары, ризыклары белән сыйлый. Аның пешергән һәрбер ризыгы шундый тәмле, телеңне йотарлык!
-
Россия - родина моя! 10.06.2016

Бүген лагеребездә Россия символикасы буенча викторина булды. Укучылар бик теләп катнаштылар. "Россия - родина моя" дигән рәсем конкурсында үзләренең рәсемнәрен ясадылар. Ахырда Россия гимнын җырладылар.
-
Туган якны өйрәнү музеенда 09.06.2016

Бүген лагерьга йөрүче балалар "Туган якны өйрәнү музее"на бардылар.









