Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №4 "Сандугач" общеразвивающего вида" Сармановского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Гомуми үсеш төрендәге 4 нче "Сандугач" балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423350, РТ, с. Сарманово, ул. Мира, д.69 |
| Телефон: | +7(855)-595-00-20 |
| E-Mail: | Sandugach4.Dou@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад № 4 «Сандугач» |
| Руководитель: | Валиева Лилия Завдатовна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 81(иностранных граждан нет) |
| У нас учат: | 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №4 "Сандугач" общеразвивающего вида" Сармановского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Гомуми үсеш төрендәге 4 нче "Сандугач" балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
17.06.2025

4 нче «Сандугач» балалар бакчасында балалар Сабантуе гөрләп узды. Анда барлык балалар да катнашты. Балалар халык уеннары уйнап һәм спорт ярышларында катнашып, үзләренең җитезлекләрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Балалар капчык киеп йөгерүдә, чүлмәк ватуда, кашыкка йомырка салып йөгерүдә, аркан тартышуда, «кем тизрәк суны ташып бетерүдә», күңелле эстафеталарда көч сынаштылар.Бәйрәмнән һәркем бүләк алып кайтып китте.
-
04.06.2025

Бүген бакчабызга “Алина” курчак театры килде. Ул балаларга дуслык турында кызыклы музыкаль әкият әзерләп килгән. Балалар гына түгел, тәрбиячеләр дә бик кызыксынып карады бу тамашаны. Барбос һәм аның дуслары безне дус-тату булырга, бергә-бергә уйнарга һәм эшләргә өндәде.
-
20.05.2025

Татар халкының әби-бабайлардан калган гореф-гадәтләрен яңарту, халкыбызның милли традицияләрен яшь буынга да җиткерү, гореф-гадәтләр аша туган телебезгә мәхәббәт хисләре уяту максатыннан төрледән-төрле чаралар оештырылып тора. Шундый чараларның берсе бүген Сарман гимназиясендә "Аулак-өй көрәш" исеме астында узды.Сарман авылының дүрт балалар бакчасы әлеге төбәк-ара бәйгесендә көч сынашты. Командалар үзләре белән таныштырдылар, Г.Тукай әсәрләреннән алынган рәсемнәрне пазл итеп төзеделәр, йола күренеше сәхнәләштерделәр, «Йөзек салыш» уенының биремнәрен үтәделәр. Безнең “Сандугач” балалар бакчасының ”Өмәчеләр” командасы жюри әгъзаларына бик тә эчтәлекле, күңелле “Орчык өмәсен” күрсәтте. Бәйгене йомгаклап ,барлык бакча балалары бергә «Туган тел» җырын башкардылар. Барлык биремнәрне уңышлы гына үтәп чыгып, безнең “Сандугач” балалар бакчасы “Милли мирасны саклаучылар” номинациясендә җиңү яуладылар. Котлыйбыз,алга таба да яңа үрләр яуларга язсын!
-
16.05.2025

7ая неделя конкурса "Эковесна 2025" проходит под названием "ЗооЗабота".
Воспитанники МБДОУ «Детский сад №4 «Сандугач» активно принимают участие в этом конкурсе. Берегите братьев наших меньших" - так гласит наш старинный принцип. Однако, казалось бы, о котором каждый из нас слышал с детства, по-прежнему не все люди чувствуют это в своей душе. Мы считаем, что братья наши меньшие - это не просто животные, а целые отдельные существа, которые имеют свое место на нашей большой планете. Именно благодаря им мы можем жить в гармонии с природой. Но для этого нам необходимо проявлять заботу и уважение к любым живым существам, включая птиц, зверей, рыб и прочих меньших братьев/"Экояз 2025" бәйгесенең 7нче атнасы “Зоокайгырту” исеме астында уза. 4 нче «Сандугач» балалар бакчасы» әлеге конкурста актив катнаша. Кече туганнарыбызны саклагыз", - ди безнең борынгы принцип. Без кече туганнарыбызны хайваннар гына түгел, ә безнең зур планетабызда үз урыннары булган аерым җан ияләре дип саныйбыз. Нәкъ менә шулар ярдәмендә без табигать белән тигезлектә яши алабыз. Моның өчен без теләсә нинди тереклек ияләренә, шул исәптән кошларга, җәнлекләргә, балыкларга һәм башкаларга кайгыртучанлык күрсәтергә тиеш. -
15.05.2025

В рамках празднования Международного дня семьи в МБДОУ “Детский сад №4 “Сандугач” прошли мероприятия, посвященные этому празднику. Дети изготовили своими руками поделки, выполнили рисунки для любимых родителей, во всех группах прошли тематические занятия, беседы по теме «Мама, папа, я – дружная семья». Семья — самое важное в жизни каждого из нас. Это крепость, которая спасает от трудностей, опора и поддержка, дарящая тепло, уют и спокойствие. И каждый должен помнить об этом!
-
07.05.2025

Уже не первый год детский сад МБДОУ «Детский сад №4 «Сандугач» участвует в акции «Окна Победы». Это стало для детей, педагогов и родителей доброй традицией. Почтить память героев, победивших в Великой Отечественной войне, вспомнить об их великом подвиге и передать память о событиях 1941-1945 годов подрастающему поколению – это очень ценно и важно.
-
07.05.2025

Быел Бөек Җиңүнең 80 язын каршылыйбыз.Җиңү көне-халкыбызның күңелендә мәңге онытылмас көн. Үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү-безнең бурычыбыз.Бүген безнең балалар бакчасында шушы истәлекле көнгә багышланган бәйрәм иртәсе узды. Бәйрәмчә киенгән балалар Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгы өчен көрәшкән, безгә тыныч күк йөзе бүләк иткән батырларны данларга жыелды.Россия, Татарстан гимнарын тыңлау белән башланган чара балаларнын әзерләгән шигырьләре, җырлары, биюләре белән дәвам итте.Бәйрәм балалар бакчасында уткән "9 май-Җиңү көне" бәйгесесендә катнашучыларны бүләкләү белән тәмамланды.
-
30.04.2025

Сегодня в «МБДОУ №4 «Сандугач» проведено Всероссийское учение по отработке комплексного сценария «Действия сотрудников охраны, обучающихся и работников объектов образовательных организаций при захвате заложников и срабатывании на территории ОО взрывного устройства, доставленного БПЛА
-
29.04.2025

Сегодня в МБДОУ «Детский сад №4 «Сандугач» прошел семинар-практикум рамках работы базовой площадки на тему "Культура народов Поволжья в системе воспитательно-образовательного процесса". В ходе практикума воспитатель Фатихова А.Р. во показала открытое занятие во второй младшей группе "Альбина у нас в гостях". Дети познакомились с татарскими народными национальными костюмам, орнаментами. Также в подготовительной к школе группе Закирова Л.Ф. провела занятие в форме квест-игры на тему "Мост дружбы". Дети актуализировали свои знания о народах Поволжья. После занятий воспитатели показали мастер-классы по обмену опытом в этой тематике. Семинар прошел в теплой, деловой атмосфере/Бүген Сарман 4 нче «Сандугач» балалар бакчасында база мәйданчыгы эше кысаларында "Идел буе халыкларының мәдәниятен өйрәнү" темасына семинар-практикум үтте.Практикум барышында тәрбияче Фатихова А.Р. икенче кечкенәләр төркемендә "Альбина бездә кунакта" дигән ачык шөгыль күрсәтте.Балалар татар халык милли киемнәре, орнаментлары белән таныштылар.Шулай ук мәктәпкә әзерлек төркемендә Закирова Л.Ф. "Дуслык күпере" темасына квест-уен формасында шөгыль уткәрде. Балалар Идел буе халыклары турында белемнәрен актуальләштерделәр. Шөгыльләрдән соң тәрбиячеләр бу өлкәдә тәҗрибә уртаклашу буенча мастер-класслар күрсәттеләр.Семинар җылы, эшлекле атмосферада узды.
-
26.04.2025

Татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайны онытмый. Ел саен 26 апрельдә аның туган көнен билгеләп үтә. “Сандугач” балалар бакчасында бөек татар шагыйренең туган көненә багышланган әдәби музыкаль чара узды. Чарада педагоглар, барлык төркем балалары катнашты. Балалар Габдулла Тукай әсәрләрен теләп укыдылар һәм сәхнәләштерделәр, җырлар башкардылар, уеннар уйнадылар. Балаларга кунакка әкият герое Шүрәле дә килде. Тукай әсәрләре туган якның матурлыгын, игелеген кадерләргә өйрәтә, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга өнди. Бәйрәм ахырында балалар татар халкының гимны булган "Туган тел" җырын башкардылар.










