Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кавзияковская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423377, Республика Татарстан, Сармановский район, с.Кавзияково, ул.Советская, д.15А |
| Телефон: | +7(85559) 4-47-39 |
| E-Mail: | Kavziyakovskaya.Osno@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кавзияковская ООШ" |
| Руководитель: | Фатихов Шамиль Миннешаехович |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 25 учащихся |
| У нас учат: | 9 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кавзияковская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 ( 96 ) 97 98 99 100 >>
-
Хәвефсез тәгәрмәч 27.04.2016

27 нче апрельдә районда үткәрелгән "Хәвефсез тәгәрмәч-2016" конкурсында Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбенең "Яшь юл хәрәкәте инспекторлары" командасы III урынны яулады. Ярыш бик киеренке барды. Укучылар велосипедта фигуралы йөрү, юл йөрү кагыйдәләрен белү, беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча белемнәрен сынадылар. Насибуллин Нияз, Заһирова Исламия, Нурияхмәтов Илһам, Исламова Алия составындагы команда сынатмады. Заһирова Исламия автошәһәрчектә велосипед йөртү этабында кызлар арасында район буенча I урынны алды.
-
26.04.2016

Г.Тукайның тууына 130 ел уңаеннан безнең мәктәптә бик күп чаралар үтте. Менә бүген дә 5-9 нчы сыйныфлар арасында шагыйрнең шигырьләренә багышланган чара узды.
-
25.04.2016

"Игелекләр кыл" атналыгында башлангыч сыйныф укучылары экологик темага рәсемнәр ясадылар.
-
23.04.2016

Юрий Гагаринның космоска очуына багышланган кино карадык
-
"Гомерендә - халкы язмышы, җырларында - халкы моңнары" 22.04.2016

Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган "Гомерендә - халкы язмышы, җырларында - халкы моңнары" дигән чара үткәрелде. Тукай! Бу исем бик җылы булып безнең күңелләргә мәңгелеккә урнашкан. Гомер буе ул безнең йөрәк түребездә идеал булып саклана, сүнмәс йолдызбулып балкып тора. Безнең күңелләрдәтуган илгә, туган халыкка, туган телгә мәхәббәт хисе әнә шулай Тукай исеме белән бергә туа. 7 нче класс укучылары бөек шагыйребез турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, викторина сорауларына җавап бирделәр.
-
21.04.2016

21 апреля учитель английского языка и начальные классы Кавзияковской ООШ отпраздновали праздник английского алфавита «ABC» и «День Космонавтики » очень весело! С каждым правильно выполненным заданием ребята строили ракету по частям. Когда ракета была построена, учащиеся с удовольствием отправились в Волшебную страну английского языка.
-
20.04.2016

«Язгы яхшылык эшләү» атналыгы кысаларында үтүче чараларның берсе булган “Сәламәт яшәү рәвеше” турында әңгәмә узды. Аны биология укытучысы Салихова Фәйрүзү үткәрде. Ул балаларга сәламәтлекне саклау кагыйдәләрен искә төшерде, практик киңәшләр бирде.
-
19.04.2016

Кызлар арасында үткәрелгән баскетбол ярышында безнең мәктәп тә актив катнашып III урынны алды.
-
“Язлар бүләк итте Тукайны” 18.04.2016

Бөек шагыйрь Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлап мәктәп китапханәсендә “Язлар бүләк итте Тукайны” дигән китап күргәзмәсе оештырылды һәм китапларга күзәтү үткәрелде.
-
Дуслык көне 18.04.2016

18 апрель - Дуслык көне. Бу көнне башлангыч сыйныф укучылары "Без дуслык белән көчле!" акциясе үткәрделәр: Милләтләр арасында конфликтларга халыкның игътибарын җәлеп итү өчен үтеп баручыларга "дуслык кулы" өләштеләр.












