Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кавзияковская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423377, Республика Татарстан, Сармановский район, с.Кавзияково, ул.Советская, д.15А |
| Телефон: | +7(85559) 4-47-39 |
| E-Mail: | Kavziyakovskaya.Osno@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кавзияковская ООШ" |
| Руководитель: | Фатихов Шамиль Миннешаехович |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 25 учащихся |
| У нас учат: | 9 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кавзияковская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 101 102 103 ( 104 ) 105 106 107 108 109 110 >>
-
09.12.2015

Бүген Кәүҗияк мәктәбендә Ватан геройлары көне билгеләп иүтелде. Аны тарих укытучысы Сәхбетдинов Р.М. үткәрде. Ул геройлар көненең тарихы, хәзергесе турында балаларга аңлатты. Укучылар батырларның данын онытмаска, үз Ватаныңны яратырга кирәклеген аңладылар.
-
05.12.2015

Кәүҗияк авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мөҗәһит бабай Шәйхелисламовка 7 нче декабрьдә 90 яшь тула. 7 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Обечова Римма апалары белән бергә Мөҗәһит бабайны юбилее белән котларга бардылар. Алар юбилярга күчтәнәчләр алып килгән иделәр, шулай ук шигырьләр сөйләделәр, ишек алдын, капка төпләрен көрәделәр. Мөҗәһит бабайның бик күңеле булды, ул үзенең мәктәп елларын, сугышта күргәннәрен балаларга сөйләде, аларга рәхмәт укыды.
-
26.11.2015

ПДН өлкән инспекторы полиция капитаны Алиуллин Ф.Ф. һәм участок инспекторы полиция капитаны Хасанов Л.Д. укучылар һәм мәктәп персоналы алдында "Террорга каршы тору" дигән темага әңгәмә үткәрделәр.
-
26.11.2015

26 нчы ноябрь көнне мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укытучысы Фахрисламова З.Ф. кадерле кешеләребез-әниләребезгә багышланган "Әнием кадерлем!" исемле сыйныф сәгате үткәрде.
-
24.11.2015

Ана! Нинди бөек исем!
Дөньяда аналардан да изге һәм газиз зат иясе юктыр. 24 нче ноябрь көнне башлангыч сыйныф укучылары һәрбер кеше өчен әһәмиятле булган әниләр көнен билгеләп үтте.
-
23.11.2015

Башлангыч сыйныф укучылары Әниләр көне уңаеннан мәктәп күләмендә үткәрелгән рәсем конкурсында катнаштылар.
-
19.11.2015

19 нчы ноябрь көнне "Яшь талантлар" түгәрәгенә йөрүче укучылар "Дус булыйк" дигән мини-спектакль күрсәтте. Бу спектакль тормышта авыр чакта ярдәм итәрдәй, таянырдай дусларың кирәклеген аңлатты. Анда 3-4 нчы сыйныф укучылары катнашты. Укучылар рольләргә кереп, бик килештереп уйнадылар. Спектакль һәркемгә ошады.
-
12.11.2015

Мәктәп күләмендә гомуми ата-аналар җыелышы үтте. Әти-әниләр тәрбия темасына чыгышлар тыңладылар, мәктәптә укыту-тәрбия эшләренең торышы, чирек йомгаклары, яңалыклар белән таныштылар.
-
30.10.2015

Всероссийкая акция "Детская волна мира"
-
Укучының мәдәни көндәлеге 20.10.2015

Башлангыч сыйныф укучыларына "Укучының мәдәни көндәлек" тапшырылды. Китапханәче Газизова Ләйсән Татарстан Республикасы гербы, гимны, флагы, республикабыздагы музейлар, театрлар турында сөйләде. Ел дәвамында укучылар үзләре барган кинотеатр, музей, театр, китапханәләрдә көндәлеккә махсус тамга куйдырырга тиешләр. Соңыннан нәтиҗәләр ясала.












