Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кавзияковская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423377, Республика Татарстан, Сармановский район, с.Кавзияково, ул.Советская, д.15А |
| Телефон: | +7(85559) 4-47-39 |
| E-Mail: | Kavziyakovskaya.Osno@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кавзияковская ООШ" |
| Руководитель: | Фатихов Шамиль Миннешаехович |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 25 учащихся |
| У нас учат: | 9 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кавзияковская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 101 102 ( 103 ) 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
08.02.2016

Башлангыч сыйныф укучылары арасында герой - шагыйрь М.Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган "Исемем калды моңлы бер җыр булып" дигән нәфис сүз сөйләүчеләр бәйгесе үткәрелде. 1-2 нче класс укучылары арасында Салихова Гөлнур, 3-4 нче класс укучылары арасында Фатихова Азалия җиңүче булдылар.
-
08.02.2016

8 нче сыйныф тимурчылары ветеран укытучы Абдуллина Рабига апага һәм тыл ветераны Галимов Рифкат абыйларга ярдәм итәргә бардылар.
-
06.02.2016

5-6 нчы класс тимурчылары тыл ветераны Шафигуллина Мофаваза апага ярдәм итәргә бардылар.
-
04.02.2016

Бүген, ягъни 4 нче февраль көнне биология укытучысы Салихова Ф.Р. "Гриппка каршы көрәш" дигән темага тәрбия сәгате үткәрде. Балаларга гриппка каршы тору ысуллары, саклану чаралары аңлатылды.
-
02.02.2016

Мәктәптә гомуми ата-аналар җыелышы үтте.
-
02.02.2016

Сарман аграр көллият директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Сакуриев Н.И. һәм А.Р.Ризатдинова укучыларны һәм әти-әниләрне көллият, анда бирелүче профессияләр белән таныштырдылар.
-
21.01.2016

Бүген Кәүҗияк авылында отчёт-сайлау җыелышы булды. Җыелышта авылда, агрофирмада һәм районда эшләнгән эшләр буенча чыгышлар тыңланды. Безнең мәктәп укучылары һәм укытучылары да читтә калмады. Алар кулдан эшләнгән әйберләрдән күргәзмә, пешергән ризыклардан ярминкә әзерләделәр.
-
26.12.2015

26 нчы декабрь көнне мәктәбебезгә Кыш бабай белән Кар кызы килде. Үзләре белән Кырлай урманыннан Шүрәлеләр, Тукай әкиятләреннән Су анасы, Кәҗә белән Сарык һәм башкаларны кунакка алып килгән иделәр. Бәйрәм бик тә күңелле үтте.
-
17.12.2015

Кәүҗияк мәктәбендә Яңа елга сыннар ясалып бетте.
-
12.12.2015

Россия Федерациясенең конституция көнен билгеләп үттек. Аны тарих укытучысы Сәхбетдинов Р.М. үткәрде.












