Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Карашай-Сакловский детский сад" Сармановского муниципального района РТ /Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Карашай-Саклау балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423378, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Карашай-Саклово, ул.Ленина, д.100 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | K.Saklau.Sar@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Карашай-Сакловский детский сад" |
| Руководитель: | Ахатова Лилия Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 1970 |
| У нас учатся: | 6 |
| У нас учат: | 1 |
-
Бөтенроссия Эколяталар көне 28.04.2026

25 апрельда Бөтенроссия Эколяталар көне билгеләп үтелә. Безнең балалар бакчасында әлеге вакыйгага багышланган чаралар старт алды. Төп максат-мәктәпкәчә яшьтәге балаларда табигатькә сакчыл караш формалаштыру һәм экологик культураны үстерү.Төркемдә «Эколяталар — табигать сакчылары» дип исемләнгән мавыктыргыч квест-уен узды. Балалар күңелле персонажлар-чараның талисманнары белән таныштылар, аларның һәркайсы үзе һәм үз миссиясе турында сөйләде. Балалар табигатьтә үзләрен ничек дөрес тотарга кирәклеген искә төшерделәр, кошлар һәм хайваннар турында кайгыртуның мөһимлеге турында фикер алыштылар, шулай ук чүп-чарны сортларга аеруда катнаштылар, төрле саурларга җавап бирделәр, Кызыл китапка сәяхәт ясадылар, табигатьтә үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Чара бик күңелле булды: балалар әйләнә-тирә дөньяга аңлы карашка беренче адымнарын ясап, вакытларын файдалы уздырдылар.
-
Балалар бакчасында Габдулла Тукайга багышланган бәйрәм 24.04.2026

Балалар бакчасында Габдулла Тукайга багышланган бәйрәм — татар мәдәниятенә һәм теленә мәхәббәт тәрбияләүдә мөһим чара. Мондый бәйрәмнәр, гадәттә, шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырудан башлана. Бүген безнең балалар бакчабызда Бөек Тукаебызнын тууына 140 ел тулуга багышланган "Тукай безнең күңелләрдә" дип аталган чара узды. Балалар Г.Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, сәхнәләштерделәр, җырларын башкардылар. Тукай бәйрәмендә төрле викториналар, рәсем конкурслары оештырылды. Бу балаларга шагыйрьнең әсәрләрен тирәнрәк аңларга, аларның мәгънәсенә төшенергә ярдәм итте, балаларда милли үзаң формалаштыра.
-
Ләйсән" балалар бакчасында бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан "Тукайлы балачак" дип исемләнгән бәйге узды. 22.04.2026

Ләйсән" балалар бакчасында бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан "Тукайлы балачак" дип исемләнгән бәйге узды. Безнең балалар бакчасынан мэктэпкэ эзерлек төркемендә тәрбияләнүче Ишалина Ралия катнашты. Кызыбыз уңышлы чыгыш ясавы белән котлыйбыз. Киләчәктәдә уңышлар теләп калабыз!





