Филиал МБОУ "Сармановская средняя общеобразовательная школа" - «Каташ-Каранская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБББУ "Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе" филиалы - «Каташ-Каран төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423370, Татарстан Республикасы, Сарман районы, Каташ-Каран авылы, Ленин урамы, 45а йорт |
| Телефон: | +7(855)-594-12-08 |
| E-Mail: | SKkaran.Sar @tatar.ru и sal-katash-karanskay@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Каташ-Каранская ООШ" |
| Руководитель: | Сулейманова Миляуша Маратовна |
| Год основания учреждения: | 1962 |
| У нас учатся: | 25 |
| У нас учат: | 10 |
Тын океан
Тема: Тын океан.
Максат: 1. Укучыларны Тын океанның физик географик урынының үзенчәлекләре, ярларның чыгышы, океан төбе рельефы, океанның атмосферасы, коры җир белән тәэсир итешүе турында белем бирү.
2. Тын океанның гидрологик шартлары, антропоген тәэсире, хуҗалыкта куллану. Эзлекле фикер йөртү һәм иҗади сәләтне, төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эш итә белү күнекмәләрен үстерү.
3. География фәненә карата кызыксынуны тәрбияләү.
Җиһаз: “Тын океан” картасы, атласлар, контур карталар, лоция төзү өчен бирем, компьютер, мультимедиа-проектор, презентация.
Дәреснең формасы: яңа теманы өйрәнү.
Дәреснең барышы.
1.Оештыру моменты. Дәреснең темасын һәм максатын әйтү.
2. Яңа теманы өйрәнү.
|
Укытучының эшчәнлеге
|
Укучыларның эшчәнлеге
|
|
Кереш сүз. Бүгенге дәрестә без сезнең белән Тын океан турында танышырбыз. Тын океанга географик конспект- лоция төзербез. Тын океан дигәчтә сез нәрсәне күз алдына китерәсез?
Ә хәзер план буенча океанга лоция төзик.( план тактага проекцияләнә) 1. Исеме, чикләре, мәйданы. Тын океанның чиге төньякта Беренг бугазы, көнбатышта Азия ярлары буенча, Малака бугазының иң тар урыныннан, Суматра ярларының көьняк- көнбатышы буенча, Ява, Тимор ярлары, Австралия һәм Тасман ярлары, Тасманның көньяк чигеннән Уилкс Җирләренең Олдер борынына, океанның көньяк чиге Антарктида материгы чикләре буенча уза. Көнчыгыш ярлары Төньяк һәм Көньяк Америка ярлары буенча, Дрейка бугазының көнбатышыннан Антарктиданың Штернек борынына кадәр уза. Тын океаны Бөек океан дип тә йөртелә. Планета өслегенең 1/3ен һәм бөтендөнья океаны мәйданының 49% ягъни 1/2 өлешен алып тора. Су күләме – 710 млн. км. куб . Уртача тирәнлеге- 3980м.,максималь тирәнлеге 11022м.
2. Океанның географик урыны.
Ни өчен географик урынын билгелибез?
-Океанның төньяктан көньякка, көнбатыштан көнчыгышка ничә километрга сузылганын билгеләгез.
-Иң киң өлеше кайсы районга туры килә?
-Моның океан табигатенә йогынтысы бармы?
Океан мәйданының зурлыгы көчле даими исүче җилләр ясалуга, үз чиратында алар көчле өске агымнар ясалуга сәбәп булып тора, ә алар үз чиратында Җирнең климатына тәэсир итә.
3. Яр сызыклары, диңгезләре, утраулары.
Яр сызыгы нинди?(кискәләнгән, кискәләнмәгән)
Океанның көнбатыш ярлары абразион һәм аккумулятив формалар белән характерлана.Беренг, Охот, Япон диңгез ярлары көчле җил дулкыннары, цунами тәэсирендә формалашкан.
Австралия ярлары нинди?
Австралиядән төньяк – көнчыгышта Зур Барьер рифлары 2300 километрга сузылган. Мәрҗән рифлары белән Каралин, Маршал, Лайн, Фиджи, Тонга һ.б. утраулар уратып алган.
Көньяк яр сызыгы нинди?
Бозлык үз авырлыгы белән суга сынып төшә, айсберглар ясала. Айсберглар хаттә 40⁰ к.к. кадәр җитә.
4. Океан төбе рельефы.
-Тын океанда 29 җелоб ачылган. Шуларның иң тирәннәре Мариан,Тонга,Кулило –Камчатка,Санта – Крус.Океанның көнчыгышында Урта океан сыртлары: Көнчыгыш – Тын океан, Көньяк – Тын океан,Галапагос һәм Чили. УОСна зур киңлек(1000км.) һәм 1-2,5 км. биеклек характерлы. Вулканнар ату районында термаль чишмәләр ачылган. Аларның темтературасы 350⁰ С.
5. Суның үзлекләре, агымнары.
Океанның иң тынгысыз районы 40⁰ - 60⁰ к.к.ләр арасында.Океан төбе җир тетрәүләре цунами барлыкка китерә. Аларның тизлеге 1000 км/сәг. Тайфуннар Япон, Филиппин, Вьетнам һәм Кытай ярлары буенда күзәтелә. Тайфунның диаметры 200 – 1800 км.га җитә.Үзәгендә еш кына аяз һава торышы була, ә тирә – юнендә яңгыр ява, көчле җил исә. Дулкыннарның биеклеге 10 – 34 м.га җитә.
6.Органик дөньясы. Гәҗәеп бай үсемлек һәм хайван төрләренең күптөрлелеге белән аерылып тора; -тропик һәм экваториаль киңлекләрдәге мәрҗән рифлары янында тереклек аеруча бай, океанның төньяк өлешендә, көньяк-көнчыгышында, Көньяк Америка ярларына якын урыннарда китлар, диңгез мәчеләре, диңгез кондызлары тереклек итә. Умырткасыз хайваннардан мәрҗәннәр, диңгез керпеләре күп.
7.Хуҗалыкта куллану.
3. Дәрескә нәтиҗә.
Тын океан – мәйданы ягыннан иң зур, иң тирән һәм иң борынгы океан. Аның төп үзенчәлекләре – зур тирәнлек, Җир кабыгының бик еш хәрәкәткә килүе, төптә бик күп вулканнар булу океан исеменең җисеменә туры килмәве турында сөйли.
Өй эше: § 17 укырга. Контур картага диңгезләрне, утрауларны билгеләргә. Диңгезләр:Беренг, Охот, Япон, Сары. Утраулар: Новая Гвинея, Новая Зеландия. Агымнар: Северное Пассатное, Южное Пассатное, Куросио.
|
-Мәйданы ягыннан иң зур, иң тирән һәм иң борынгы океан. Җир кабыгының бик еш хәрәкәткә килүе, төптә бик күп вулканнар булуы, суларында бик күп җылылык саклануы, органик дөньясының гаҗәеп күп төрлелеге, иң көчле җилләр, иң озын, иң биек, иң җимергеч цунами дулкыннары, ярларында кешеләр бик тыгыз утыруы.Аның төп үзенчәлеге зур тирәнлекләр.
Тын океанның чикләре биш материк ярлары буенча уза. Мәйданы – 178.6 км2.
Контур карталарга океанның чикләрен билгеләп баралар.
Чөнки географик урын окенның табигатенә бәйле.
Көнбатыштан көнчыгышка 4500 км.,төньяктан көньякка 11000 км.га сузылган.
Тропиклар арасында ята.
Тын океан иң җылы океан. Уртача температурасы +19,1 С.
Океанның көнчыгыш ярлары аз кискәләнгән, берничә ярымутрау һәм култык бар. Көнбатыш ярлары нык кискәләнгән, диңгезләр күп. Диңгез ярларында шелфлы, материк сайлыгында урнашкан һәм тирәнлеге 100м.дан артмаган диңгезләр бар.
Австралия ярлары кискәләнмәгән, чөнки материк ярлары тыныч.
-Океанның көнчыгыш ярлары бик нык кискәләнгән,яр кырыенда Кордильер, Анд таулары сузылган.
Антарктида боз белән капланган, күп урыннарда бозлык диңгезгә асылынып төшкән.
Контур карталарга яр типларын шартлы билгеләр белән төшерәләр.
-Җир төзелеше картасы буенча океан төбе рельефын характерлыйлар. Тын океан тулысынча бердән- бер плитадә ятучы океан.Океан яткан литосфера плитасе үз чикләрендә башка плиталәр белән тәэсир итешә. Тын океан плитасенең кырыйлары океанны боҗра кебек әйләндереп алган. Монда планетаның атаклы “Утлы боҗра” сы һәм иң тирән Мариан иңкүлеге(11022м) ята.
Бер группа суның температурасы, икенче группа – тозлылыкка, өченче группа – агымнарга характеристика бирә.
|
Океанга лоция төзү өчен план.
1.Исеме, чикләре, мәйданы (океанның исемен атарга, нинди географик обектлар белән чикләшүе, мәйданын әйтергә).
2.Океанның географик урыны (төньяктан көньякка, көнбатыштан көнчыгышка ничә километрга сызылганын билгеләргә).
3. Ярлары, диңгезләре, утраулары (ярлар кискәләнгәнме кискәләнмәгәнме).
4. Океан төбе релефы (Җир төзелеше картасыннан нинди плитада ятуын, нинди океан төбе тау сыртлары, иңкүлекләр булуын билгеләргә).
5.Суның үзлекләре, агымнары (су температурасы, тозлылык ничек үзгәрүен, кайсы районда нинди агымнар булуын билгеләргә).














