• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Филиал МБОУ "Сармановская средняя общеобразовательная школа" - «Каташ-Каранская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБББУ "Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе" филиалы - «Каташ-Каран төп гомуми белем бирү мәктәбе"

Визитная карточка

Адрес: 423370, Татарстан Республикасы, Сарман районы, Каташ-Каран авылы, Ленин урамы, 45а йорт
Телефон: +7(855)-594-12-08
E-Mail: SKkaran.Sar @tatar.ru и sal-katash-karanskay@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Каташ-Каранская ООШ"
Руководитель: Сулейманова Миляуша Маратовна
Год основания учреждения: 1962
У нас учатся: 25
У нас учат: 10

Алтын көз

Исәнме Алтын көз.
Максат:  1.Укучыларның күзәтүчәнлеген, игътибарлылыгын, иҗади сәләтләрен үстерү.
2.Табигатькә, кешеләр хезмәтенә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү.
3.Танып белү эшчәнлеген, аралашырга, башкаларны тыңлый белү, иптәшләренең фикеренә колак салу күнекмәләрен үстерү.
Җиһаз. Зал алтын көзне хәтерләтеп бизәлгән.
Бәйрәмнең барышы.
Алып баручы. Туган ягым кабат алтын көзне каршы алды. Җир йөзе җәйге гүзәллеген сары, кызыл төсләргә алыштырды. Көз күңелләргә ямансулык өстәсә дә үзенә күрә бертөрле  матур һәм сокландыргыч.
                               Табигать алтыннан киенгән
                               Кырларда игеннәр өлгергән.
                               Бакчада җимешләр кызара,
                               Көз ае шуңа да мактана.
Әйе үзенең кояшлы көннәре, төсләрнең чуарлыгы һәм иң муһиме уңыш җыю вакыты белән дә без көзне, алтын көзне яратабыз. Уңыш бәйрәме дә нәкъ шушы вакытта үткәрелә бит. Менә безнең мәктәптә дә бүген уңыш бәйрәме. Бәйрәм булгач һәркемнең күңеле күтәренке, кәефе яхшы була. Мондый вакытта көзнең елак яңгырлары да, ачы җилләре дә безгә тәэсир итмәскә тиеш. Бәйрәмгә нур өстәп табыннарыбыз көзге муллыктан сыгылып тора. Ә игенчеләребезнең тырышлык җимеше- ипекәй һәр гаиләнең, һәр тантананың түрендә. Хөрмәтле укучылар, укытучылар, әти-әниләр, килгән кунаклар сезне барыгызны да бүгенге бәйрәм белән тәбриклибез. Барыгызга да саулык саләмәткек телим. Бүгенге кичтә беразга гына булса да дөнья мәшәкәтләрен онытып, рәхәтләнеп ял итәргә чакырабыз. Ә хәзер хөрмәтле тамашачылар, бәйрәмне башлап җибәрәбез. Бүгенге кичәдә 5-9нчы сыйныф укучылары ярышачак. Алар көз темасна кагылышлы сорауларга, табышмакларга җавап бирәчәкләр, кыскасы зирәклектә, уңганлыкта, җитезлектә көч сынашачаклар.
Аларның чыгышын бәяләргә жюри сайлап китәргә кирәк булыр.(жюри сайланыла).
Алып баручы.
                                    Көз бәйрәме бүген бездә
                                    Күңел ачыйк әле бергә-бергә
                                    Уйныйк , көлик, җырлап алыйк
                                    Бәйгедезне башлау өчен
                                    Командалар сүзне сезгә бирик.
1нче ярыш. Командаларның сәләмләшүе. Һәр команда үзенең исемен, эмблемасы белән таныштырып китәләр,исемнәрен яклыйлар.
Алып баручы.
                                   Инде менә таныштык та,
                                   Хәзер көчне сынашыйк!
                                   Кемнәр тапкыр икән арабызда?
                                   Яле шуны билгелик.
2нче ярыш. Командаларга 20 үсемлек гербарий тәгъдим ителә.1 минут эчендә аларны исләрендә калдыралар, аннан соң кәгазгә язып бирәләр.
Алып баручы.
Җиләк - җимеш пешкән чакта
Игеннәр дә өлгерә.
Уңган булган ир-егетләр
Кырга таңнан элдерә.
Әй Сөмбелә - Сөмбелә.
Сөмбеләне кем белә?
Сөмбеләне шулар белә
Кем эшенә өлгерә.
Мул уңышлы көзге бәйрәм
Һәркемне сөендерә.
Сөмбелә ул шундый бәйрәм,
Җәйне көздән белдерә.
Иген-икмәк уңса гына,
Шатландыра - көлдерә.
3нче ярышыбыз  “Мисс- Сөмбелә”. Һәр команда үзенең Сөмбеләсен тәгъдим итә.Рәхим итегез.
Алып баручы. Әйе, Сөмбеләләребез йолдыз кебек нурлы да, чәчәк кебек сөйкемле дә, былбыл кебек сайрыйлар да. Әйдәгез әле Сөмбеләләребезнең уңганлыгыкларын да сынап карыйк.
4нчы ярыш. Көз темасына аппликация ясарга.
Алып баручы. Сөмбеләләребез аппликация ясаган арада җанатарларыбыз сезгә табышмаклар тәгъдим ителә һәр дөрес җавап өчен житон бирелә. Кайсы команда өчен очколарыгызны бирәсегез килсә шул командага бу очколар өстәлер.
1.      Нара-нары нарат ботак
               Нарат саен алты ботак.
               Ботак саен бер оя,
               Оя саен йомырка.(борчак)
 
2.      Казаннан килгән бер туп,
               Авызы- борыны юк.
               Тышы таш, эче боз,
               Үзе кып-кызыл,
                Күлмәге ямь-яшел.(карбоз)
3.      Сары эшләпә кигән.
               Җем-җем итә күзләре.
               Гел кояшка караганга
               Кояш төсле йөзләре.  (көнбагыш)
 
4.       Май чүлмәге эчендә
                Тәмле аш. (урман чикләвеге)
 
5.      Яфрак та түгел,
               Ботак та түгел,
               Үзе агачта үсә. ( җимеш)
       6 .  Иелә-бөгелә
             Ак мамыгы түгелә
            Кара күзе күренә. (шомырт)
7.Ачыдыр теле, кыллыдыр төбе. (суган)
 
         8. Куакта ул күренде
            Тәгәрәп кесәгә керде.
            Тештә шартлап ярылды,
            Майлы калҗа табылды .(чикләвек)
     9.   Эче каты, тышы күк
           Уртасында ите күп.  (чикләвек)
 
    10. Яшел шәлен ураган,
          Үзе кигән ап-ак тун.(КАр астында чыргы)
    11. Кырда була бичура
       Билен бәйләп утыра.(Көлтә)
   12.  Башын ашыйлар,
        Тәнен ташлыйлар.
        Тиресен кияләр.
5нче ярыш. Һәр команданың өстәлендә конвертлар. Конверт эчендә төрле формаларда киселгән команданың исеме. Шул кисәкләрдән кайсы команда тизрәк үз командасының исемен җыяр.
Алып баручы. Табигатьнең гүзәл мизгелләрен күрә белү, ярату – кешенең иң бөек хисләре. Ярату өчен тирә-юньне күпмедер дәрәҗәдә белү дә, аңлау да кирәк. Алдагы бәйгедә командаларыбызның шундый сәләтләрен тикшереп алырбыз. Һәр командага чиратлап сораулар бирелә. Уйлау өчен 1 минут вакыт.
1.Нинди үсемлекләрнең көз көне яфраклары  кызара?
Җавап: миләш, өрәеге, карама, груша, ирга һ.б.
2.Нинди яшелчәләрнең ашау өчен чәчәкләрен кулланалар?
Җавап: кәбестә.
3.Ни өчен пошыйларның яз көне мөгезләре төшә?
Җавап: Чөнки язга таба аларга витамин җитми башлый.
4. Нинди үсемлек кытай теленнән тәрҗемә иткәндә кеше-тамыр дигәнне аңлата?
Җавап: женьшень.
5.  Чимал буларак кайсы чәчәкнең таҗлары кулланыла.
Җавап: Роза чәчәгенең таҗларыннан май алалар.
6. Нинди хайваннар балаларын көз көне, яфраклар коелганда тудыра?
Җавап: куян.
7. Куянга тауга менүеме, әллә төшүеме җайлыракме?
Җавап:  Менүе, чөнки арт аяклары алгы аякларга караганда озынрак.
8.Безнең илдә яши торган иң зур кош.
Җаваап: Дүдәк.
9. Нинди хайваннар оча?
Җавап: ярканат, очкалак тиен.
10. Кошлар кышка үзләренә азык әзерлиме?
Җавап: Бик азы. Ябалак, сойка.
Алып баручы.
 Көзге байлыктан сыгылып торучы өстәлләр безне үзләренә дәшәләр кебек. Чираттагы ярышыбыз “Көзге букет”.  Һәр команда үзе әзерләгән букетны яклый.
Әйе быел яшелчәләрдән аз уңыш алмадык. Моны һәр команданың чыгышы да раслады. Димәк кыш көннәрендә табыннарыбызда яшелчәләрдән әзерләгән азыклар өзелмәс. Шулай итеп бәйгебез тәмам. Сүзне жюриларга бирәбез.(жюри нәтиҗәләр белән таныштыра)
Алып баручы. Җиңүчеләр дә билгеле булды. Ләкин бәйге- ул уен. Тормышта дуслык дигән изге хисне онытмаска кирәк. Бәйгедә катнашучыларга зур рәхмәт. Уңышлар сезгә.