• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Филиал МБОУ "Сармановская средняя общеобразовательная школа" - «Каташ-Каранская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района РТ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБББУ "Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе" филиалы - «Каташ-Каран төп гомуми белем бирү мәктәбе"

Визитная карточка

Адрес: 423370, Татарстан Республикасы, Сарман районы, Каташ-Каран авылы, Ленин урамы, 45а йорт
Телефон: +7(855)-594-12-08
E-Mail: SKkaran.Sar @tatar.ru и sal-katash-karanskay@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Каташ-Каранская ООШ"
Руководитель: Сулейманова Миляуша Маратовна
Год основания учреждения: 1962
У нас учатся: 25
У нас учат: 10

Путешествие в царство математики

 

Татарстан Республикасы

Сарман муниципаль районы 

МБББУ "Каташ-Каран төп гомуми белем бирү мәктәбе"

 

 

Математика 5 класс 

 

 Тема:Тигезләмәләр чишү.

Максат:

· әкият геройлары аша математикага мәхәббәт тәрбияләү.

 

Җиһазлау: мультимедияле экран, компьютер презентациясе.

 Дәрес барышы.

1.Терәк белемнәрне актуальләштерү өчен сораулар мультимедияле экран аша күрсәтелә.

а) Дәрескә кирәкле теоретик материалны кабатлау. Слайд № 1-5. 

б) Телдән исәпләү биремнәре шулай ук мультимедияле экран аша күрсәтелә.

Слайд № 6. 

2. Тигезләмәләр чишүне ныгыту.

Укытучы:Укучылар, бүген без сезнең белән әкият геройларын  коткаручылар булырбыз.

     Борын-борын заманда булган ди, яшәгән ди, бер патша. Аның булган ди өч кызы. Һәм бер улы. Көннәрдән беркөнне патша үлеп киткән, кызлар буйга җиткән. Алар бакыр, көмеш, алтын патшалыклары патшаларына кияүгә киткәннәр. Патша малае үзе генә калган.Ул бер ел үзе генә яшәп караган, аңа бик күңелсез булган. Шуннан ул апаларын күрергә дип юлга кузгалган.Юлында ул Гүзәл Гөлчәчәкне очраткан. Алар бер-берсенә гашыйк булганнар.Ләкин явыз сихерче Гөлчәчәкне урлап киткән.

Патша малае үзенең гаскәре белән сөйгәнен коткарырга киткән. Бара торгач, бер елга буена килеп җитәләр, ә анда күпергә керә торган юлда бик зур таш ята.Ташка өч тигезләмә язылган.Әгәр аларны дөрес чишсәң, таш юлдан тәгәрәп китәчәк, башкача ташны кузгатам димә.Яле укучылар, бүгенгә без патша малае һәм аның гаскәре булып торыйк әле.

Өч укучы тигезләмә чишәләр.Тигезләмәләр мультимедияле экран аша күрсәтелә. Слайд № 7 

   Булдырдыгыз, балалар!Патша малае үзенең юлын дәвам итә ала. Алар моннан соң да бик озак урман буйлап бардылар һәм юл аларны убырлы карчык өенә алып килгән. Убырлы карчык явыз сихерче белән күптән дошманлашкан икән. Шуңа күрә ул патша малаена булышырга булган, әмма бер шарт куйган. Убырлы карчык өенең стенасына язылган мәсьәләне чишсәгез, бер серне әйтәм дигән.

Слайд № 8. 

  (Укучылар тигезләмә төзеп, мәсьәләне чишәләр.Бер укучы тактада эшли.)

    Убырлы карчык алар белән саубуллашканда тигезләмә тамырларының серен ачкан. Әгәр сезгә юлыгызда очраган нинди дә булса киртәне үтәргә кирәк булса, шундагы тигезләмәләрнең тамырын кычкырып әйтергә кирәк. Дөрес булса, барлык киртәләр юкка чыга, бикле йозаклар ачыла дигән.

     Ләкин моны явыз сихерченең каргасы ишетеп тора һәм ул моны хуҗасына кайтып әйтә..Явыз сихерче патша малаен сагалап тора һәм аларны җир астындагы сараена 6 йозак белән бикләп куя.

Экранда 6 тигезләмә  күренә. Слайд № 9

 Командалар аны чишәләр.

Патша малае (бер укучы) тылсымлы саннарны кычкырып әйтә һәм йозаклар ачыла.Патша малае һәм гаскәр явыз сихерче капкасы янына килеп җитәләр.

Гөлчәчәкне явыз сихерче тырнагыннан коткаралар, шул көнне үк бик зур туй ясыйлар.Шуннан соң алар бергәләп патша малае апаларының хәлләрен беләләр, барысы бергә бәхетле булып озак гомер кичерәләр. 

3.Дәресне йомгаклау.Билгеләр кую.Менә бүген сез, балалар, үзегезнең белемегез белән әкият геройларына ярдәм иттегез.