Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБГББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 423359, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Иляксаз, ул. Школьная, д. 6 / 423356 Сарман районы Илексаз авылы Мәктәп урамы 6 нчы йорт |
Телефон: | +7(855)-594-70-44 |
E-Mail: | ilsosh@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Иляксазская ООШ» |
Руководитель: | Нуртдинов Ильгиз Ильдусович |
Год основания учреждения: | 1986 |
У нас учатся: | 43 учащихся и 4 воспитанников дошкольной группы |
У нас учат: | 9 учителей и 2 воспитателя дошкольной группы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Иляксазская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы МБГББУ "Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << ( 51 ) 52 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Әфганстан - күңел ярам. 14.02.2019
14 нче февральдә Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Әфганстан - күңел ярам” дип аталган класс сәгате үтте. Аны Илексаз авылы мәдәният йорты хезмәткәре Гүзәлия Зарипова үткәрде.
Билгеле булганча, 2019 елның 15 нче февралендә, Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылып беткәнгә 30 ел тула. Шул көннән бирле 15 февраль көне – Интернационалист сугышчыларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә.
-
Мәктәптә – Сәламәтлек көне 13.02.2019
13 нче февральдә Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә Сәламәтлек көне үткәрелде. Укучылар чаңгы ярышында көч сынаштылар, соңыннан 2 командага бүленеп, “Күңелле стартлар”да катнаштылар.
-
Мәктәптә - Әлифба бәйрәме 07.02.2019
Бүген Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә1 сыйныф укучыларының гомерендә бер тапкыр гына була торган матур бәйрәмнәре - "Әлифба" бәйрәме булды. Нәни укучыларны мәктәпнең укыту һәм эшләре буенча директор урынбасарлары Хуҗина З.А., Хисаметдинова А.Ә., әти-әниләре тәбрикләделәр. Бәйрәмне укытучылары Латыпова Саимә Фаязовна үткәрде.Нәни дусларыбыз бик матур җырладылар, берсеннән берсе матур шигырь сөйләделәр. Бәйрәм күңелле узды.
-
Участвовали на лыжной гонке «Лыжня Татарстана – 2019» 05.02.2019
В 5 февраля в с. Сарманово состоялась Всероссийская массовая лыжная гонка «Лыжня Татарстана – 2019». Массовая гонка прошла на лыжной трассе детско-юношеской спортивной школы «Старт». Участниками лыжных гонок были работники и учащиеся всех организаций. На старт вышли и наши ученики МБОУ "Иляксазская ООШ".
-
Мәктәптә әти-әниләр җыелышы 31.01.2019
Бүген Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә II чирек йомгаклары буенча әти-әниләр җыелышы булып узды. Җыелышта Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбенең физика-математика укытучысы Садыков Р.Х. “Балаларга һәм ата-аналарга интернет куркынычсызлыгы” дигән презентация күрсәтте. Авыл фельдшеры Альбина Рахимова “Йогышлы авырулардан саклану” профилактик доклад белән чыгыш ясады. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хисаметдинова А.Ә. “Сез яхшы әти-әниме” дигән анкета уздырды. Эшлекле очрашу сыйныфларда дәвам итте.
-
Ленинград блокадасы өзелүгә - 75 ел 26.01.201925 нче январь көнне Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел тулуга карата ачык дәрес үтте. Аны Илексаз авыл китапханәчесе Закирова Ә., авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре: Биктемирова З., Зарипова Г., Рахимова А. катнаштылар. Укучыларга презентация күрсәтелде, Ленинград балалары турында фикер алышынды.Соныңнан волейбол ярышы үткәрелде.
-
Участвуем в конкурсе.Конкурста катнашабыз. 25.01.2019
Участвуем в конкурсе.Бәйгедә катнашабыз.
-
Авыл җыенында катнаштык. 24.01.2019
Бүген Илексаз авылы җирлегендә 2018 елгы эшкә отчет җыелышы булып узды. Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбе дә анда актив катнашты: кул эшләреннән күргәзмә һәм сату ярминкәсе оештырды. Мәктәп эшчәнлеген һәм уңышларын чагылдырган презентация белән чыгыш ясалды.
-
"Ак калфак" иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы вәкилләре - бездә кунакта 18.01.2019
Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә Илексаз авылы мәдәният йорты каршында эшләүче "Ак калфак" иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы вәкилләре бездә кунакта кунакта булдылар. Алар халкыбызның милли йөзен саклау, гореф-гадәтләрне, йолаларны кире кайтару максатыннан ачык чара үткәрделәр. Укучылар халкыбызның милли аяк киеме – читек белән таныштылар, үзләре дә матур итеп читек ясап, бизәп карадылар. Һәркем теләп һәм күңел нурын җигеп ясады. Соңыннан укучылар, читекләрен тотып, горурланып сурәткә төштеләр.
-
В кормушках всегда есть еда для птиц.Җимлекләрне буш тотмыйбыз. 16.01.2019
В кормушках всегда есть еда для птиц.Җимлекләрне буш тотмыйбыз.