Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская гимназия» Сармановского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем биру учреждениесе “Сарман гимназиясе”
Визитная карточка
| Адрес: | 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. В.Терешковой, д. 8 |
| Телефон: | +7(855)-592-52-15;+7(855)-592-51-98 |
| E-Mail: | Sarmanovskaya.gimn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сармановская гимназия"/ МБГББУ “Сарман гимназиясе” |
| Руководитель: | Алексеева Лейля Рафисовна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 583 учащихся |
| У нас учат: | 62 педагога |
Новости гимназии
Афәрин, Гөлнур
Опубликовано: 24.04.201520-23 нче апрель көннәрендә Казанда татар теле һәм әдәбиятыннан III Халыкара олимпиада үтте. Олимпиаданың 1 нче турында 11656 кеше катнашып, 2 нче турына 500 кеше сайланып алынган иде. Олимпиадада 16 чит илдән һәм Рәсәй төбәкләреннән - Кытай, Канада, Япония, Финляндия, Филиппин, Төркия, Казахстан, Удмуртия, Пермь, Чувашиядән һ.б. шундыйлардан – мәктәп укучылары, студентлар катнашты.
Әлеге олимпиадада гимназиябезнең 8 нче А сыйныф укучысы Хөснетдинова Гөлнур да катнашты. Олимпиаданың беренче көнендә катнашучылар татар теле һәм әдәбиятыннан белемнәрен сынадылар, икенче көнендә иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Конкурс сынаулары белән беррәттән катнашучыларга төрле кызыклы очрашулар, түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр, экскурсияләр дә оештырылган иде. Олимпиадада катнашучылар үзләренә бихисап яңа дуслар, танышлар, яңа хисләр, тәҗрибә туплап кайттылар.
Афәрин, Гөлнур, тагын да яңадан-яңа уңышлар сиңа. Гимназиябез данын алга таба да шулай якларга, еракларга яңгыратырга.
К списку новостей









