• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская гимназия» Сармановского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем биру учреждениесе “Сарман гимназиясе”

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. В.Терешковой, д. 8
Телефон: +7(855)-592-52-15;+7(855)-592-51-98
E-Mail: Sarmanovskaya.gimn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Сармановская гимназия"/ МБГББУ “Сарман гимназиясе”
Руководитель: Алексеева Лейля Рафисовна
Год основания учреждения: 1977
У нас учатся: 583 учащихся
У нас учат: 62 педагога

Новости гимназии

Без-дипломант!

Опубликовано: 25.10.2014

25 нче октябрь көнне Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында V дөньякүләм “Белем җәүһәрләре” бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр. Әлеге бәйгенең максаты – татар интернетында яхшы сайтлар булдыру, аларның авторларын таныту, татар интернетын ныгыту. Быелгы конкурска барлыгы 63 гариза кабул ителгән. Оештыручылар тарафыннан бәйгегә шуларның 57се сайлап алынган. Эшләрне бәяләүдә 14 жюри әгъзасы һәм татнет белгечләре катнашкан. Алар бәйгенең финалына 38 интернет-проект тәкъдим итте. Бәйге нигезләмәсе буенча эшләр 8 номинация "Укытучы җәүһәр", "Укучы җәүһәр", "Башлангыч белем бирү учреждениесе җәүһәр чыганагы", "Урта белем бирү учреждениесе җәүһәр чыганагы","Югары белем бирү учреждениесе җәүһәр чыганагы", "Тематик ресурс иҗади җәүһәр", "Белемле гаилә нур чәчеп торган җәүһәр", "Күренекле татар җәүһәрләре" кабул ителгән. Тантана вакытында тамашачыларны iOS платформасында эшли торган гаджетлар өчен махсус кушымта – русча-татарча сүзлек белән дә таныштырдылар. Әлеге кушымта әле нарасый гына булса да (аның чыкканына – 10-15 көн генә – Авт.), анда ике меңнән артык кулланучы бар икән. Безнең илдә генә түгел, ә Япония, Франция, Америкада яшәүче милләттәшләребез дә әлеге кушымтага мөрәҗәгать итә. Монда сүзнең язылышы белән беррәттән, әйтелешен дә тыңларга мөмкин. Ә инде "Сарман гимназиясе"сайтына килгәндә, әлеге сайт бәйгедә дипломант исеменә лаек булды. Яхшымы бу әллә начармы дигән сорауг,а мин "ЯХШЫ" дип җавап бирер идем. Беренчедән, безнең сайт әле бик яшь, икенчедән, сайтны үстерер өчен ким дигәндә информатика укытучысы дәрәҗәсендәге белемнәр кирәк, ә башка фән укытучысы өчен бу авыррак хәл ителә торган эш. Өченчедән, дүртенчедән... Сәбәпләр бик күп, ләкин эшләр өчен вакыт һәм мөмкинлекләр генә аз. Ни генә булмасын, шәхсән мин үзем нәтиҗәдән канәгать. "Сарман гимназиясе"сайты дөньякүләм бәйгегә чыкты, дөнья гизде дигән сүз. Иң мөһиме: талпыныш булсын, ә калганын вакыт хәл итәр дигән өметтә калам. Һәрберегезнең дә интернет киңлекләрендә югарырак үрләр яулавыгызны теләп калам.



К списку новостей