Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сармановская гимназия» Сармановского муниципального района Республики Татарстан /Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем биру учреждениесе “Сарман гимназиясе”
Визитная карточка
| Адрес: | 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. В.Терешковой, д. 8 |
| Телефон: | +7(855)-592-52-15;+7(855)-592-51-98 |
| E-Mail: | Sarmanovskaya.gimn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сармановская гимназия"/ МБГББУ “Сарман гимназиясе” |
| Руководитель: | Алексеева Лейля Рафисовна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 583 учащихся |
| У нас учат: | 62 педагога |
Новости гимназии
"Без ышанабыз!"
Опубликовано: 22.10.2014|
"Без ышанабыз!"- ди 9 нчы сыйныф укучысы Алсу Хәкимова |
|
Барыбызга да мәгълум булганча, узган уку елыннан башлап мәктәпләр бик зур үзгәреш кичерде. Бу нәрсәләрдә чагылыш таба соң? Әлеге сорауга төгәл җавап бирер өчен, мин язмамны болай башлар идем. Үзгәрешләр, һичшиксез, заман таләбе. Әгәр дә мәктәпләрдәге укыту системасы бер формада гына торса, без заман белән бергә атлый алыр идек микән? Юк, билгеле. Шуңа күрә үзгәреш диюгә, аны бары тик тышкы яктан гына карау дөрес булмас, минемчә. Тышкы яктан гына исемен үзгәртеп, искечә эш итүне мин үзем “күз буяу” дип атар идем. Үзгәреш, иң беренче чиратта аның эшчәнлегендә чагылырга тиеш! Безнең “Сарман гимназиясе” дә узган уку елыннан Өстенлек Мәктәбе статусына ия булды. Бу, үз чиратында, бик күп өстәмә эшне үз эченә алса да, без, укучыларга, аның юнәлешләре бик тә файдалы. Гимназиябез критик фикерләү юнәлешендә эшли. Әлеге юнәлеш һәм дәрес, һәм сыйныфтан тыш чаралар вакытында үсеш ала. Эш барышында кулланыла торган сингапур структуралары безне бер-беребезне тыңларга, үзебезне башкалар белән тигез итеп тоярга мөмкинлек бирде. Иң мөһиме: дәресләрдә һәр укучыга катнашырга мөмкинлекләр ачылды. Шулай булмыйча мөмкин дә түгел, чөнки безнең гимназиянең вазыйфасы да – конкурентлыкка сәләтле аңлы шәхес тәрбияләү бит. Без мәктәпнең киләчәген укучы, укытучы, әти-әниләр белән берлектә лидер-мәктәп буларак кузаллыйбыз. Гимназибез кысаларында һәр укучы да түбәндәге кыйммәтләрне үзендә булдырырга омтыла: хәрмәт, аңлаучанлык, хезмәттәшлек, мөстәкыйльлек, җаваплылык, белем. Без ышанабыз: Сарман гимназиясенең һәр башлангычы уңыш казаначак. Ә без инде үз чиратыбызда, көчебездән килгән кадәр тырышырга сүз бирәбез. |
К списку новостей









