Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сармановский детский сад № 3 « Лейсан» общеразвивающего вида» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Гомуми үсеш төрендәге "Ләйсән" №3 Сарман балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, улица Советская, 19 |
| Телефон: | +7(855)-592-49-09 |
| E-Mail: | Leysan3.Sarman@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ № 3 « Лейсан» |
| Руководитель: | Вагизова Гульшат Газинуровна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 95 (иностранных граждан нет) |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сармановский детский сад № 3 « Лейсан» общеразвивающего вида» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Гомуми үсеш төрендәге "Ләйсән" №3 Сарман балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 ( 126 ) 127 128 129 130 >>
-
Әнием иң кадерлем син минем мәктәпкә әзерлек төркеме бәйрәме 06.03.2015

Минем әни бу дөньяның
Иң чибәре, сылуы.
Нинди бәхет –
Һәр баланың
Үз әние булуы!
Минем әни, һич бәхәссез,
Иң сөйкемле әни ул!
Әйткән сүзе,
Кылган эше –
Һәммәбезгә туры юл.
Борчыйсым килми әнине,
Елмаеп, көлеп йөрсен.
Иң матур әни икәнен
Бөтен дусларым күрсен!
-
Әниләр,әбиләр без Сезне котлыйбыз 05.03.2015

Икенче кечкенәләр төркемендә Әниләр бәйрәме бик күңелле үтте, шул бәйрәмнән бер күренеш.
-
Әни кирәк 05.03.2015

Без әниләрне яратабыз
Бәйрәм белән котлыйбыз
Бүләк итеп үзегезгә
Бер матур җыр җырлыйбыз.
-
Аҗаган уены үткәрелде 20.02.2015

Мәктәпкә әзерлек төркеме белән "Аҗаган" уены оештырылды. Арефьева Римма Ханифовна белән Шарипова Альбина Маратовна балалар белән төрле ярыш уеннары уздырдылар. Ярыш бик күңелле булды. Азагында балалар истәлеккә фотога төштеләр.
-
Татарстан Республикасы Премьер - министры Ф.Х.Мухаметшин килде 16.02.2015

16.02.2015 елда Сарман муниципаль районына премьер - министр Ф.Х.Мухаметшин килде. Ул килүгә безнең балалар шигырьләр әзерләп каршы алдылар. Шуннан бер күренеш.
-
Ел тәрбиячесе - 2015 09.02.2015

Быел безнең балалар бакчасыннан " Ел тәрбиячесе -2015" дигән бәйгедә, физкультура инструкторы Арефьева Римма Хәниф кызы катнашты. Ул үзен төрле яктан булган, белдекле һәм тырыш тәрбияче итеп күрсәтте. Ул нәрсәгә тотынса да эшен җиренә җиткереп эшләп куя. Кирәк икән бәйли, тегә, чигә,.пешерә. Балалар да яратып, кыызыксынып гимнастика һәм физкультура шөгыльләренә йөриләр. Киләчәк эшләреңдәдә уңышлар юлдаш булсын!!!
-
Балалар бакчасында КМО 05.02.2015

Бездә 4.февральдә куст методик берләшмә узды. Тәрбиячеләр белән иктеллелек турында фикер алыштык, шөгыльләр карадык.. Рус телендә сөйләшергә өйрәнү ул - сүзләр, һәм аңлатмалар ятлау гына түгел, ә башка культура ,халык бәйрәмнәре, йолалары, әкиятләре, балалар уеннары, фольклоры белән танышу да. Боларның барысыда бакчада тиешле дәрәҗәдә алып барылуы турында да сөйләшенде.
-
Икенче кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль 05.02.2015

Икенче кечкенәләр төркемендә Люция Рафаэловна сөйләм үстерү буенча ачык шөгыль күрсәтте . Ул патриотик тәрбиягә багышланган иде.
-
Рус теленнән ачык шөгыль 05.02.2015

-
Мәктәпкә әзерлек төркемендә грамотага өйрәтү буенча ачык шөгыль 05.02.2015
















