Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сармановский детский сад № 3 « Лейсан» общеразвивающего вида» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Гомуми үсеш төрендәге "Ләйсән" №3 Сарман балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, улица Советская, 19 |
| Телефон: | +7(855)-592-49-09 |
| E-Mail: | Leysan3.Sarman@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ № 3 « Лейсан» |
| Руководитель: | Вагизова Гульшат Газинуровна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 95 (иностранных граждан нет) |
| У нас учат: | 13 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сармановский детский сад № 3 « Лейсан» общеразвивающего вида» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Гомуми үсеш төрендәге "Ләйсән" №3 Сарман балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы - новости
Страницы: << 121 122 123 ( 124 ) 125 126 127 128 129 130 >>
-
Парадта 14.05.2015

-
Казаннан "Билингвальный детский сад" буенча тикшерү килде 14.05.2015

-
Кечкенәләрдә иртәнге гимнастика 14.05.2015

-
Җиңү бәйрәме 08.05.2015

Бүген бездә мәктәпкә әзерлек төркеме белән Җиңүнең 70 еллык бәйрәмен уздырдык. Бәйрәмгә сугышта катнашкан Хан бабай да килгән иде. Ул үзенең сугышта булган тарихы турында сөйләде, балалар кызыксынып тыңладылар. Рәхмәт әйтеп шигырләр сөйләделәр , җырлар җырладылар.
-
Һәйкәлгә чәчәк салу 07.05.2015

Балалар! Әгәр сез иртә белән ефәк яфраклы гөлләрнең чәчәк атуын күрәсез икән, сез шул иртәдәге өй каршындагы тирәкләрдә кошлар сайравын ишетәсез икән, белегез — бу иртәнге шатлыкта сугышта үлеп калганнарның, фашизм тоткынлыгында үлеп калган солдатларның ялкынлы тормышы бар. Әгәр дә сезнең әбиегез, я әниегез йомшак куллары белән башыгыздан сыйпый икән, үзенең моңлы күзләре белән сезнең күзләрегезгә тутырып карый икән — белегез — ул күзләрдә сугыштан кайтмаган бабаларыгыз һәм әтиләрегез турында тирән сагыш бар. Әгәр сез тыныч өйдә яшисез, матур бакчаларга йөрисез, уйныйсыз икән, белегез — бу җирдә сезнең матур яшәвегез өчен меңләгән солдатларның каны түгелгән. Бу тормышның кадерен белегез! Һәм бабаларыгызны хөрмәт итеп, искә алып аларга чәчәкләр салыйк.
-
Җиңүгә багышланган спорт бәйрәме 07.05.2015

Җиңү көне иң зур бәйрәм —
Туп тавышы тынган көн.
Сабый бала саф күзләрен
Кырда түгел, карда түгел,
Бишегендә йомган көн.
Җиңү килде җирне нурга күмеп,
Шатлык белән күзне чылатып.
Килде ул көн — горур күкрәкләрдә
Орден-медальләрне чыңлатып.
Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышланган спорт бәйрәме уздырылды.
-
"Ләйсән"дә зур концерт 06.05.2015

Сәнгать мәктәбеннән Раиса Ибрагимовна җитәкчелегендә Җиңүнең 70 еллыгына багышланган концерт белән балалар чыгыш ясадылар. Рахматуллина Рената, Гайнемова Рузанна, Яхина Рания, Сагдатова Дания, Назмутдинова Ралина бик матур җырлап, биеп, балалрның күңелләрен күтәрделәр. Балалар шатланып зур алкышлар белән артистларга рәхмәт әйттеләр.
-
Габдулла Тукай бәйрәме 24.04.2015

Без бүген балалар бакчасында Г.Тукайның туган көнен билгеләп үттек. Аны зурлар төркеме әзерләде һәм күрсәтте. Бәйрәм бик матур һәм күркәм булды.
Тукай җыры, Тукай моңнары!
Кызганычка, бик аз яшәгәнсең,
Кыска булган гомер юлларың.
Җыелалар һәр яз синең янга,
Кулларында ландыш, лилия.
Халкың синең белән горурлана,
Халкың сиңа бүген баш ия!
-
Балалар кинотеатрга баралар 17.04.2015

-
Мәктәпкә әзерлек төркемендә юл йөрү кагыйдәләре буенча бәйрәм 17.04.2015

Бенең балалар бакчасы ел саен юл йөрү кагыйдәләре буенча бәйрәм уздыра. Аны җиренә җиткереп безнең музыка җитәкчесе Гөлфия Фарязовна, Римма Ханифовна һәм төркем тәрбиячеләре әзерлиләр. .Кунак итеп бәйрәм карарга ГАИ дан Юсупов Дамир Ульфатович һәм Алсу Разиновна, ронодан Шарифуллина Альфира Хадиевна килделәр.Алар балалрның белемнәрен һәм осталыкларын бик зур итеп бәяләделәр, һәм бик күп бүләкләр алып килделәр. Аларга бик зур рәхмәт әйтәбез.















