Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №2 "Лилия" общеразвивающего вида" Сармановского муниципального района Республики Татарстан. Татарстан республикасы Сарман муниципаль районы "Гомуми үстерү төрендәге "Лилия" №2 балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. М.Джалиля, д. 73\Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, М.Жәлил урамы,73 йорт |
Телефон: | +7(855)-592-52-85 |
E-Mail: | d.sad.liliya@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ №2 "Лилия" |
Руководитель: | Галиакберова Ильмира Музаккировна |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | 120 (иностранных граждан нет) |
У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №2 "Лилия" общеразвивающего вида" Сармановского муниципального района Республики Татарстан. Татарстан республикасы Сарман муниципаль районы "Гомуми үстерү төрендәге "Лилия" №2 балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 59 ( 60 ) >>
-
Халыкара балаларны яклау көне. 01.06.2016
-
01.06.2016
Бүген зурлар төркеменә йөрүче Адилә, Камилә, Лия, Азалия һәм Алсу юл иминлеге программаларын финанслау дирекциясенең район бүлеге җитәкчесе Алсу Ситдыйкова белән бергә рейдка чыктылар. Инспектор абыйлары Рәшит Гәрәев һәм Руслан Сәитов машиналарны туктатып тордылар, балалар автомобиль йөртүчеләргә һәм пассажирларга кызыклы сораулар бирделәр, белешмәләр тараттылар. Соңыннан Алсу Ситдыйкова барысына да юл йөрү кагыйдәләре тематикасына бәйле буяу альбомнары һәм яктырткыч элементлар таратты.
-
"Сау бул, бакчам!" 27.05.2016
Олы бәйрәм бүген бездә,
Зурлар инде күбебез.
Бакча белән хушлашабыз –
Бүген соңгы көнебез.
-
Йомгаклау педагогик киңәшмә 26.05.2016
-
20.05.2016
Бүген район мәгариф хезмәткәрләре арасында җиңел атлетика буенча спартакиада үтте. Анда безнең балалар бакчасыннан физик тәрбия инструкторы Бекмурзина Г.М., педагог – психолог Фардиева М.М., тәрбияче Гайнемова С.Р. катнаштылар.
-
Габдулла Тукай иҗаты атналыгы 27.04.2016
18-26 апрель көннәрендә бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗатына багышланган атналык узды. Атна дәвамында балалар һәм тәрбиячеләр тарафыннан Габдулла Тукайның шигырьләре сөйләнде, җырлары җырланды, әкиятләре сәхнәләштерелде. Атна ахырында "Тукай әкиятләрен яратам" дип исемләнгән рәсем күргәзмәсе оештырылды. Шулай ук әти-әниләр һәм балаларның берлектә эшләнгән кул эшләреннән күргәзмә ясалды.
-
Ел тәрбиячесе -2016 22.04.2016
-
Космонавтика көне 12.04.2016
Бүген балалар бакчасында Космонавтика көненә багышланган "Космонавт булыр идем" дип исемләнгән бәйрәм иртәсе узды. Зурлар төркеменең "Ракета" һәм мәктәпкә әзерлек төркеменең "Йолдыз" командалары көч сынашты. Нәтиҗәдә дуслык җиңде.
-
Исәнмесез, кошкайлар! 01.04.2016
Бүген безнең балалар бакчасында «Исәнмесез, кошкайлар!» дип исемләнгән бәйрәм иртәсе узды. Табигатьнең могъҗизасы булган кошларга багышланган бәйрәм иртәсен музыка җитәкчесе Герейханова Ф.Г. һәм зурлар төркеме тәрбиячесе Насибуллина Р.Ф. әзерләделәр. Бәйрәмгә әзерлектә әти-әниләр дә зур активлык күрсәттеләр. Һәр бала әти-әнисе белән берлектә ясалган кош битлеге киеп чыгыш ясады. Бәйрәм бик кызыклы һәм файдалы узды.
-
Ел тәрбиячесе -2016 30.03.2016
30 нчы мартта Азнакай шәһәренең "Тамчыкай" балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе-2016" республика бәйгесенең зона этабы узды. Бәйгедә Актаныш, Мөслим, Ютазы, Баулы, Сарман, Азнакай районнарының муниципаль этабында җиңүче булган 11 педагог профессиональ осталыкта көч сынашты. Һәр педагог үзенең эш тәҗрибәсен яктырткан презентациясен тәкъдим итте һәм балалар белән эшчәнлек уздырды. Сарман районыннан безнең «Лилия» балалар бакчасы тәрбиячесе Галиакберова Илмира Мөзәккир кызы катнашып уңышлы чыгыш ясады.