Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №2 "Лилия" общеразвивающего вида" Сармановского муниципального района Республики Татарстан. Татарстан республикасы Сарман муниципаль районы "Гомуми үстерү төрендәге "Лилия" №2 балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. М.Джалиля, д. 73\Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, М.Жәлил урамы,73 йорт |
Телефон: | +7(855)-592-52-85 |
E-Mail: | d.sad.liliya@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ №2 "Лилия" |
Руководитель: | Галиакберова Ильмира Музаккировна |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | 120 (иностранных граждан нет) |
У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №2 "Лилия" общеразвивающего вида" Сармановского муниципального района Республики Татарстан. Татарстан республикасы Сарман муниципаль районы "Гомуми үстерү төрендәге "Лилия" №2 балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 51 ( 52 ) 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
15.11.2017
Сарман һәм Петровка Завод балалар бакчаларының агидбригадалары арасында «Әйдә дус булыйк, юл!» дип исемләнгән бәйге узды. Бәйгедә безнең балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балаларыннан торган агидбригадасы да катнашты.
-
08.11.2017
Балалар бакчасында Яр Чаллы шәһәренең «Җиде диңгез» камера театры «Дию һәм тегүче» әкиятен күрсәтте. Нәни тамашачыларга әкият бик ошады.
-
01.11.2017
01.11.2017
Бүген «Лилия» балалар бакчасында район ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре катнашында «Юл кагыйдәләре илендә» профилактик чарасы үткәрелде. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр, сорауларга җавап бирделәр, үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар. Балалар өчен күрсәтелгән мультфильмнар бик кызыклы һәм аңлаешлы булды. ЮХИДИ инспекторы балалар белән әңгәмә үткәрде. Алар үзләрен кызыксындырган сорауларга инспектордан җаваплар алдылар. Һәрбер балага бүләккә яктырткыч наклейкалар һәм буяу китаплары тапшырылды.
-
26.10.2017
Көзге табигать белән кем генә сокланмый икән дә, аның мул уңышларына кем генә сөенми икән. Ә мәктәпкә әзерлек төркеме балалары көзге бакчага сәяхәт иттеләр. Сәяхәт балаларга бик ошады. Күчтәнәчкә Көз кызы кәрҗин тутырып алма да бирде бит аларга.
-
25.10.2017
Табигать һәрвакыт үзгәреп тора. Алтын көзне дә көтеп алабыз, аның мул уңышларына сөенәбез. Уртанчылар төркемендә узган көз бәйрәме дә көзге муллыкны мактау бәйрәме булды. Көз кызының мул итеп тулган кәрҗинендәге һәрбер яшелчә һәм җиләк-җимеш турында балалар шигырь сөйләделәр, җырлар җырладылар.Балаларның матур биюләре һәм күңелле уеннар бәйрәм иртәсен тагын да кызыклы итте.
-
25.10.2017
Алтын көз диюгә, күз алдына матур сары төскә киенгән табигать килеп баса. Көзнең алтын булуы аның матурлыгы белән генә түгел, ә мул уңышы белән дә билгеләнә бит. Зурлар төркемендә көзге уңышка багышланган Көз бәйрәме бик кызыклы үтте. Бәйрәм матур җырлар, шигырьләр, биюләр һәм әлбәттә кызыклы уеннар белән үрелеп барды.
-
24.10.2017
Бүген балалар әкият карадылар. Мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркеме балалары "Елмаю боз эретә" дип исемләнгән әкият куйдылар. Әкиятне рус теле тәрбиячесе Г.Ф.Шайхзадина сәхнәләштерде.
-
21.10.2017
Сарман балалар бакчалары көзге ярминкәдә катнашты.
-
11.10.2017
Балалар бакчасында "Көзге спортакиада" узды.
-
09.10.2017
Балалар бакчасында балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча эш даими алып барыла.Шөгыльләрдә алган белемнәрен балалар автошәһәрчектә ныгыталар.