муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан./ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423372, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Большое Нуркеево, ул. Школьная, д. 34/ ТР, Сарман муниципаль районы, Зур Нөркәй авылы, 34нче йорт |
Телефон: | +7(85559)-4-62-42 |
E-Mail: | nurkeevo@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большенуркеевская СОШ" |
Руководитель: | Шайхеразиева Лайля Назимовна |
Год основания учреждения: | 1919 |
У нас учатся: | 122 |
У нас учат: | 33 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большенуркеевская средняя общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан./ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Зур Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 ( 128 ) 129 130 >>
-
Заседание учителей русского языка и литературы 21.10.2016
20 октября в МБОУ «Большенуркеевская СОШ» прошло заседание Сармановского куст-методического объединения учителей русского языка и литературы, в рамках которого учителями Ашрафзяновой Г.А. и Хузиной М.Р. были даны открытые ....
-
Күңелле тәнәфесләр 20.10.2016
Тәнәфес вакытларын ничек үткәрергә? Безнең мәктәптә тәнәфес вакытлары бик кызыклы һәм күңелле үтә. Укучылар төрле хәрәкәтле уеннар уйныйлар, караоке җырлыйлар, мультфильмнар карыйлар.....
-
Агач утырту 18.10.2016
1нче октябрьдән 1нче ноябрьгә кадәр, “Мәрхәмәтле Татарстан” акциясе кысаларында, бездә күп чаралар уздырыла. Якшәмбе көнне безнең мәктәп укучылары агач утырту акциясендә катнаштылар. Алар мәктәпкә чыршы утырттылар. Укучыларыбыз ял көннәрен дә бушка уздырмыйлар, яхшылык кылырга тырышалар.
-
Көз бәйрәме 14.10.2016
13нче сентябрь көнне Зур Нөркәй урта мәктәбендә “Көз бәйрәме” булды. Мәктәп укучылары табигатькә чыктылар. Һәр класска көзге букет якларга һәм кызыклы яшелчә табарга кушылган иде. Букет яклау буенча 2нче класс укучылары 1 урынны алды. 4нче класслар күптөрле кызыклы яшелчәләр алып килгән иде. Призлы урынны алар яулады. Соңыннан балалар кызыклы уеннар уйнады.. Көз бәйрәме бик күңелле үтте.
-
Ата-аналар җыелышы 10.10.2016
7 нче октябрь көнне “Зур Нөркәй урта белем бирү мәктәбе” ндә ата – аналар җыелышы булды.
Җыелышка җәза бирү инспекциясе начальнигы Мөнир Мөнәвирович, полиция хезмәткәре Саетов Руслан һәм ППМС җитәкчесе - психолог Венера Николаевна чакырылган.......
-
Казанга тавыш бир! 07.10.2016
Бүген, ягъни 7 нче октябрь көнне, 200 һәм 2000 купюралар конкурсында тавыш бирүнең соңгы көне. Шул уңайдан Зур Нөркәй урта мәктәбе волотерлары авыл халкын тавыш бирүгә өндәп, "Казанга тавыш бир!" акциясе белән авыл урамнарына чыктылар.Укучылар бик төләп өлкәннәрне башкалабыз Казанга тавыш бирүгә чакырдылар. Авыл халкы актив катнашты...
-
Акция «Укытучыңны котла” 07.10.2016
Укытучылар көне уңаеннан безнең мәктәбебездә “Укытучыңны котла” дип аталган акция үткәрелде.
Шул уңайдан балалар “Страна рукоделия” түгәрәгендә, үз куллары белән ясаган открыткаларны мәктәптәге барлык укытучыларга тараттылар. Түгәрәк җитәкчесе - Зилия Флюровна. Котлау открыткалары квилинг технологиясендә ясалды.
-
"Үзебез сайлаган язмыш" 06.10.2016
5 нче октябрь көнне Зур Нөркәй урта мәктәбендә өлкәннәр көненә “Үзебез сайлаган язмыш” темасына багышланган кичә узды. Кичәгә озак еллар шушы мәктәптә тырыш хезмәт куйган өлкәнн укытучыларыбыз килде. Алар үзләренең тормыш юлларын сөйләделәр, мәктәптә булган кызыклы очракларны искә төшерделәр. Укучылар бик матур концерт номерлары күрсәттеләр. Соңыннан озак еллар буе мәктәп директоры булып эшләгән ветеран укытучыбыз Наил Хадиевичка котлау сүзе бирелде.Кичә чәй табыны артында дәвам итте. Лаеклы ялга чыгучы хезмәткәрләребез арасында бик матур җырлаучыларыбыз да бар. Алар безне үзләренең җырлары белән куандырдылар.
Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезне бәйрәмегез белән кайнар котлыйбыз. Гаилә бәхете, балалар, оныклар куанычы күреп яшәргә язсын!
-
Бәйрәм белән! 05.10.2016
Хөрмәтле Укытучыларыбыз! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Авыр, әмма җаваплы һәм мактаулы эшегездә зур уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәхет, шатлык, озын гомер телибез.
-
Өлкән укытучыларны котлыйбыз. 05.10.2016
Чәчәкләрдән җем-җем итеп,
Якты нурлар бөркелә.
Бүген барлык укытучыларга
Рәхмәт әйтәсе килә.
Бүген, укытучылар көне уңаеннан, Зур Нөркәй урта мәктәбенең 2 г һәм 3 г сыйныф укучылары Сөлек авылында яшәүче ветеран укытучыларны бәйрәм белән котладылар. Алар хөрмәтле укытучыларга үз куллары белән ясалган котлау открыткасы һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар.