Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Азалаковская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 423371, РТ, Сармановский муниципальный район, с. Азалаково, ул. Зеленая, 8 / ТР, Сарман муниципаль районы, Азалак авылы, Зеленая урамы 8нче йорт |
Телефон: | +7(855)-594-80-58 |
E-Mail: | azalak@yandex.ru / Sazal.Sar@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Азалаковская ООШ" |
Руководитель: | Гайнутдинов Фирдавис Магданурович |
Год основания учреждения: | 1971 |
У нас учатся: | 29 учащихся и 6 воспитанников дошкольной группы |
У нас учат: | 9 учителей и 1 воспитатель дошкольной группы |
новости школы
"Балалар иминлеге" айлыгына йомгак
Опубликовано: 20.09.2014
Сарман районы Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбендә 20 нче августан 20 нче сентябрьгә кадәр мәктәптә “Балалар иминлеге “айлыгы узды.
2014 нче ел.
Шул максаттан 1 нче сентябрь көнне һәр класста куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатып беседалар үткәрелде. Мәктәптә 9 нчы сентябрь көнне янгын чыккан очракта үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеген, эвакуация планын өйрәндек,искә төшердек. Өйрәнүләр вакытында барлык укучылар, укытучылар, хезмәткәрләр катнашты. Янгын сүндерү җайланмасын эшләтергә өйрәндек.Шул темага багышланган стендларны өйрәнеп класс сәгатьләре үткәрдек.
3 сентябрь көнне РоссиядәТерроризмга каршыкөрәштә бердәмлек көнен билгеләп үтәләр. Әлеге төр явызлыкка юл куймау – дөнья җәмәгатьчелегенең иң зур һәм катлаулы бурычларының берсе.Шул уңайдан Азалак төп гомуми белеем бирү мәктәбендә дә классларда класс сәгатьләре үтте.
Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне 2004 елның 1-3 сентябрь көннәрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗигале хәлләргә бәйле рәвештә оештырылды. Рәсми мәгълүматлар буенча, әлеге террор акты нәтиҗәсендә 334 кеше үлде – аларның 186сы балалар, 15е укытучылар, 10ысы хәрбиләр, калганнары әти-әниләр һәм килгән кунаклар. 900дән артык кеше төрле җәрәхәтләр алды.
Татарстан җирендә күп еллар дәвамында йөздән артык милләт вәкилләре дус һәм тату яши. Үзара аңлашу, бер-берсенең гореф-гадәтләренә, мәдәни һәм рухи кыйммәтләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәт – республикабызда тынычлыкның һәм иминлекнең төп нигез ташы.Әлеге саннар дәресләрдә балаларга җиткерелде.
Башлангыч классларда “Безгә тынычлык кирәк” темасына , 6,9 классларда “Беслан укучыларын искә алабыз” темасына, 5,7,8классларда “Без Терроризмга каршы” темасына класс сәгатьләре уздырдык.
Барлык классларда юл йөрү кагыйдәләрен искә төшердек. Классларда “Исән-имин йөрик юлларда” темасына беседалар узды.
Мәктәптә теххезмәткәрләр график буенча дежур тора.Мәктәпкә килгән гражданнарны тикшереп кертәләр һәм теркәп баралар.
К списку новостей