• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Азалаковская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423371, РТ, Сармановский муниципальный район, с. Азалаково, ул. Зеленая, 8 / ТР, Сарман муниципаль районы, Азалак авылы, Зеленая урамы 8нче йорт
Телефон: +7(855)-594-80-58
E-Mail: Azalak.Sar@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Азалаковская ООШ"
Руководитель: Гайнутдинов Фирдавис Магданурович
Год основания учреждения: 1971
У нас учатся: 25 учащихся и 3 воспитанника дошкольной группы
У нас учат: 9 учителей и 1 воспитатель дошкольной группы

новости школы

День Учителя в школе!

Опубликовано: 04.10.2025

Шушы көннәрдә илебезнең барлык мәктәпләрендә Укытучылар көнен билгеләп үтәләр. Укытучы – ул изге һөнәр. Балаларыбызның, халкыбызның киләчәге – укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә. Шуңа күрә кеше тормышында укытучының роле һәм урыны бәяләп бетергесез. Укытучы исеменә лаек булуны – зур бер батырлык диеп әйтергә кирәк. Ни өчен дигәндә: бары тик көчле рухлы, сабыр кеше генә бу эшкә күңелен биреп, тиешле дәрәҗәдә укыту сәләтенә ия була аладыр. Безнең Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары да нәкъ шундыйлардан. Алар үз талантларын, үз белемнәрен башкаларга бирүчеләр, авырлыкларны җиңеләйтә, бала күңелен аңлый белүчеләр. Моның өчен чыннан да укытучы булып туарга, гомерең буе укытучы булып яшәргә кирәктер. Укытучы булу, алар өчен һөнәр генә түгел, ул – аларның язмышы! Алар балаларны белем дөньясына алып керүчеләр, яхшыны яманнан аерырга, хезмәт шатлыгын тоярга өйрәтүчеләр. Әйе, ничек кенә булмасын, һәр кешенең “менә ул чын укытучы” диярлек остазы бар. Ул аны еллар үткән саен сагынып искә ала, гомер буе аңа рәхмәт укый. Укытучы булу җиңел түгел! Укытучы һөнәре – чын мәгънәсендә һөнәрләр һөнәре. Безнең мөгаллимнәребез гомерләре буе белемнәрен үстерәләр, өйрәнәләр, үзләренең һәм укучыларының уңышларына чын күңелдән сөенә белүчеләр, көчле ихтыярлылар, иң сабыр кешеләр. Укытучыларыбыз, чын мәгънәсендә балаларны яратучылар, хөрмәт итүчеләр, барачак юлларында маяк булып торучы изге затлар. Башкача мөмкин дә түгел, чөнки алар ШӘХЕС тәрбиялиләр. Укытучыларыбызның үз “чәчү вакыты”, үз “урак өсте” бар. Аларның сабырлыгы аналар сабырлыгына тиң, юкка гына укытучыларны әниләргә тиңләмиләрдер. Бала күңеленә изгелек орлыклары чәчкәндә, бөтен тормыш тәҗрибәләрен, белемнәрен балаларга бирәләр, күңел җылыларын өләшәләр. Менә шундый олы хөрмәткә лаек укытучыларыбыз хөрмәтенә бүген безнең мәктәбебезнең 7 нче класс укучылары, класс җитәкчеләре Галимзянова Г.Р. белән берлектә, укытучыларны хөрмәтләп матур җырлардан, шигырьләрдән торган матур чара күрсәттеләр. Барлык класс укучылары да укытучыларга изге теләкләрен җиткерделәр. Эчтәлекле, матур бәйрәм өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез.


К списку новостей