Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Азалаковская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 423371, РТ, Сармановский муниципальный район, с. Азалаково, ул. Зеленая, 8 / ТР, Сарман муниципаль районы, Азалак авылы, Зеленая урамы 8нче йорт |
Телефон: | +7(855)-594-80-58 |
E-Mail: | Azalak.Sar@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Азалаковская ООШ" |
Руководитель: | Гайнутдинов Фирдавис Магданурович |
Год основания учреждения: | 1971 |
У нас учатся: | 25 учащихся и 3 воспитанника дошкольной группы |
У нас учат: | 9 учителей и 1 воспитатель дошкольной группы |
новости школы
Осторожно, грипп!
Опубликовано: 22.09.2025
Көзнең явымлы, салкынча көннәре башлану белән тын юллары авырулары, төчкерүче-йөткерүчеләр саны арта, грипп баш калкыта. Грипп социаль әһәмияте ягыннан йогышлы авырулар арасында беренче урында тора. Ә йогышлы авырулар төрле катлаулануларга, күңелсез хәлләргә китерергә мөмкин. Шуңа күрә дә соңгы елларда гриппка каршы вакцинация үткәрүгә зур игътибар бирелә.
Грипп - балаларны да, олыларны да аямый торган йогышлы авыру. Аннан саклануның иң ышанычлы юлы - гриппка каршы вакцина ясату. Аны ясату алдыннан бернинди әзерлек кирәкми, бары тик вакцинация ясатканга кадәр кешенең ике атна кала салкын тиеп авырмаган булуы шарт.
Безнең мәктәп коллективы һәм укучылары, әти-әниләр гриппка каршы вакцинацияләүгә бик җаваплы карыйлар.
Шушы көннәрдә авылыбыз фельдшеры Лукманова Г.Н. укытучыларга, хезмәткәрләргә, укучыларга гриппка каршы вакцинация үткәрде.
Балаларга һәм укучыларга прививка ясау алдыннан әти-әниләрдән язмача рөхсәт алынды. Сәламәт булыйк!
К списку новостей