Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Азалаковская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 423371, РТ, Сармановский муниципальный район, с. Азалаково, ул. Зеленая, 8 / ТР, Сарман муниципаль районы, Азалак авылы, Зеленая урамы 8нче йорт |
Телефон: | +7(855)-594-80-58 |
E-Mail: | Azalak.Sar@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Азалаковская ООШ" |
Руководитель: | Гайнутдинов Фирдавис Магданурович |
Год основания учреждения: | 1971 |
У нас учатся: | 25 учащихся и 3 воспитанника дошкольной группы |
У нас учат: | 9 учителей и 1 воспитатель дошкольной группы |
новости школы
Хезмәт – ныклы тәрбия нигезе.
Опубликовано: 18.09.2025
Хезмәт – ныклы тәрбия нигезе.
Безнең мәктәптә укучыларга хезмәт тәрбиясе бирүгә зур игътибар бирелә. Хезмәт тәрбиясе балаларның төрле яклап үсешен тәэмин итә, үз көчләренә ышанырга, тормышта һәрвакыт кирәкле осталык һәм күнекмәләр формалаштырырга булыша, җаваплылык һәм мөстәкыйльлек тәрбияли.
Мәктәп яны тәҗрибә участогы - мәктәбебез горурлыгы. Биредә яшелчәләр үстерү өчен тиешле шартлар тудырылган.
Ел саен суган, суган орлыгы, кишер, чөгендер, бәрәңгедән зур уңыш җыеп алабыз. Тәҗрибә участогыннан җыеп алынган уңыш мәктәп ашханәсенең еллык ихтыяҗын тәэмин итүдә ярдәм итеп тора.
Шулай ук, мәктәп янында матур-матур чәчәкләр дә үстерәбез. Укучыларыбыз хезмәт тәрбиясенә башлангыч класслардан ук өйрәнә башлыйлар. Чүп утау, су сибү кебек гадәти эшләрне бик теләп башкаралар. Шушы көннәрдә укучыларыбыз тәҗрибә участогын җыештыру эшендә дә катнаштылар.
Гомумән, без туган җирен яратучы, хезмәт сөючән балалар тәрбияләргә телибез. Мәктәптәге уңайлы заманча шартлар бу теләкне тулысынча тормышка ашырырга мөмкинлек бирә.
К списку новостей