Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Азалаковская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 423371, РТ, Сармановский муниципальный район, с. Азалаково, ул. Зеленая, 8 / ТР, Сарман муниципаль районы, Азалак авылы, Зеленая урамы 8нче йорт |
Телефон: | +7(855)-594-80-58 |
E-Mail: | Azalak.Sar@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Азалаковская ООШ" |
Руководитель: | Гайнутдинов Фирдавис Магданурович |
Год основания учреждения: | 1971 |
У нас учатся: | 25 учащихся и 3 воспитанника дошкольной группы |
У нас учат: | 9 учителей и 1 воспитатель дошкольной группы |
новости школы
ЧЫГАРЫЛЫШ КИЧӘСЕ
Опубликовано: 29.05.2025
Бүген безнең бакчабызда
Шатлык күккә җиткән көн.
Балалар бакчасыннан
Мәктәпләргә киткән көн.
Бик яраттык бакчабызны,
Яраттык апаларны.
Тәрбияләп үстердегез
Без—нәни балаларны.
Дус яшәдек барыбыз да
Туганнар күк бу йортта.
Сау бул, сөекле бакчабыз,
Сау бул, безне онытма!
Бүген, 29 нчы май көнне, мәктәбебезнең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемендә чыгарылыш кичәсе узды. Балалар тормышында бу беренче зур бәйрәм гомергә хәтердә кала торган бәйрәмнәрнең берсе.
Чыгарылыш кичәсе... Бу бәйрәм моңсу да, күңелле дә. Күңелле, чөнки әлеге сабыйлар иртәгә инде мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Моңсу, шуның өчен, күпме дуслар, әни урынына якын күргән тәрбиячеләр белән хушлашу көне бу. Барлык тәрбиячеләргә зур рәхмәтебезне җиткерәбез!
Менә ул безнең булачак укучыбыз:
Мазитов Ильшат
Ул укырга да, язарга да, биергә дә, шигырь сөйләргә дә өйрәнде. Әкиятләр сәхнәләштерделәр, күпме бәйгеләрдә катнашты. Әнә шулай күңелле һәм нәтиҗәле бакча еллары үтеп китте. Ильшатка якты юллар теләп калабыз! Тормышы һәрвакыт якты, күңелле һәм бәхетле узсын! Ямьле балачак иленнән аерылу вакыты җитте.
Сау бул, балалар бакчасы!
Исәнме, мәктәп!
К списку новостей