Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Азалаковская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 423371, РТ, Сармановский муниципальный район, с. Азалаково, ул. Зеленая, 8 / ТР, Сарман муниципаль районы, Азалак авылы, Зеленая урамы 8нче йорт |
Телефон: | +7(855)-594-80-58 |
E-Mail: | Azalak.Sar@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Азалаковская ООШ" |
Руководитель: | Гайнутдинов Фирдавис Магданурович |
Год основания учреждения: | 1971 |
У нас учатся: | 25 учащихся и 3 воспитанника дошкольной группы |
У нас учат: | 9 учителей и 1 воспитатель дошкольной группы |
новости школы
Соңгы звонок-2025!
Опубликовано: 24.05.2025
Соңгы тапкыр чыңлый бу кыңгырау,
Соңгы тапкыр дәшә дәрескә…
Соңгы кыңгырау...
Мәктәп елларына бәйле бу бәйрәмнең кабатланмас хатирәләрен, дулкынландыргыч мизгелләрен кайсыбыз гына кадерләп йөрәк түрендә йөртми икән дә, кайсыбыз гына җитәкләп белем дөньясына алып кергән беренче укытучыларын, кыңгыраулы мәктәп елларын сагынып искә алмый икән?!
Соңгы кыңгырау чыңы олы тормышка юлланучы укучыларны алдагы көннәрнең гаҗәеп матур, тынгысыз, соклангыч һәм шул ук вакытта сынаулар белән тулы, җаваплы булачагын искәртеп тора кебек. Соңгы тапкыр яңгыраган кыңгырау чыңы укытучылары, сыйныфташлары, туган мәктәбе белән хушлашу авазыдай булып тора.
Күркәм традиция буенча, бүген, 24 нче май көнне барлык мәктәпләрдә Соңгы кыңгырауның моңлы тавышы чыңлады. Бүген безнең 9 нчы сыйныф укучыларыбыз өчен дә соңгы кыңгырау яңгырады. Менә алар безнең чыгарылыш сыйныф укучылары:
Ахунов Илхам
Гәрәйханова Эльвина
Хасянова Адилина
Директор Гайнутдинов Ф.М. күркәм бәйрәм белән котлап, укучылар, укытучылар һәм әти-әниләр адресына йөрәк түреннән чыккан ихлас теләкләрен юллады, уку алдынгыларына, Бөтенроссия, республика, зона, район конкурслары, предмет олимпиадалары, ярышлар һәм төрле иҗади бәйгеләрдә җиңү яулаган укучыларга Мактау грамоталары, Дипломнар тапшырды.
Бәйрәм барышында теләкләр бер-бер артлы яуды. Мәктәбебез кунаклары район Башкарма комитетының мәгариф бүлеге методисты Хафизова Римма Галимҗан кызы, "Шәфкать" социаль-тернәкләндерү бүлеге директоры Мөхлисуллина Ландыш Зөфәр кызы, район эчке эшләр бүлеге инспекторы Гарифуллина Гөлнар Марсель кызы, Азалак авылы җирлеге башлыгы Габделгазизов Илгизәр Габделкаюм улы чыгарылыш класс укучыларына, укучыларга, әти-әниләргә изге теләкләрен җиткердерләр.
Чыгарылыш сыйныф укучыларына сыйныф җитәкчеләре Шафигуллина Г.Ф. да үзенең ихлас теләкләрен җиткерде.
Әти - әниләр үз чыгышларында балаларга иң изге теләкләрен әйттеләр, мәктәп администрациясенә, укытучылар коллективына рәхмәтләрен җиткерделәр.
Соңгы кыңгырау бәйрәме җыр-моң дулкыны белән үрелеп барды. Тантананың төп геройлары әти-әниләренә, укытучыларына рәхмәт сүзләрен күңел түрләренә үтеп керердәй шигырьләре һәм җырлары аша белдерделәр. Һәр чыгыш кунакларның күңелендә якты һәм җылы эз калдырды.
Соңгы кыңгырау — барлык мәктәп бәйрәмнәренең иң дулкынландыргыч, онытылмас бәйрәме. Һәм бу бәйрәм чыгарылыш сыйныф укучылары хәтерендә мәңге сакланыр!
Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Сезгә күңел күтәренкелеге, оптимизм, үз-үзегезгә ышаныч, иҗади илһам, якты киләчәк һәм уңышлар гына телибез! Хәерле сәгатьтә! Хәерле юлга!
К списку новостей