Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Азалаковская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 423371, РТ, Сармановский муниципальный район, с. Азалаково, ул. Зеленая, 8 / ТР, Сарман муниципаль районы, Азалак авылы, Зеленая урамы 8нче йорт |
Телефон: | +7(855)-594-80-58 |
E-Mail: | Azalak.Sar@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Азалаковская ООШ" |
Руководитель: | Гайнутдинов Фирдавис Магданурович |
Год основания учреждения: | 1971 |
У нас учатся: | 25 учащихся и 3 воспитанника дошкольной группы |
У нас учат: | 9 учителей и 1 воспитатель дошкольной группы |
новости школы
26 апрель - Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне!
Опубликовано: 26.04.2025
Тарих бик күп исемнәрне белә,
Бөек шәхесләргә дөнья бай.
Сәнгать дөньясында маяк булып,
Мәңге яши, яшьни яшь Тукай.
Урам ташларыннан эзләмәгез
Тукай баскан утлы эзләрне.
Йөрәкләрдән аны сез эзләгез.
Йөрәкләрдә - Тукай эзләре,
Күңелләрдә - Тукай сүзләре!
26 апрель - Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне!
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә, республикабызда Туган тел көне билгеләп үтелә. Быел Габдулла Тукайның тууына 139 ел тула.
Тукайда шундый илаһи көч бар: аны мәңгелек кояш, матурлык, яктылык чыганагы, яшәү көче, җирне һәм җаннарны җылытучы дип атарга була. Аның шигырьләре, моңлы җыр кебек, гасырлардан гасырга күчеп, безне еларга, көләргә, уйланырга мәҗбүр итә һәм бүгенге көнгә кадәр актуальлеген югалтмый.
Шул уңайдан, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галимзянова Г.Р. Тукайның балачагы, иҗаты, тормыш юлы турында сөйләде, укучыларга "Тукайлы балачак" исемле Тукай биографиясенә сәяхәт итү йөзеннән кинофильм күрсәтте.
Шулай ук, Габдулла Тукай иҗатына багышлап интеллектуаль уен оештырылды.
Мәктәбебез укучылары Габдулла Тукай шигырьләрен яратып укыйлар, шигырьләренә рәсемнәр төшерәләр, гомумән әйткәндә шагыйрь иҗаты белән кызыксыналар.
К списку новостей