• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Азалаковская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423371, РТ, Сармановский муниципальный район, с. Азалаково, ул. Зеленая, 8 / ТР, Сарман муниципаль районы, Азалак авылы, Зеленая урамы 8нче йорт
Телефон: +7(855)-594-80-58
E-Mail: Azalak.Sar@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Азалаковская ООШ"
Руководитель: Гайнутдинов Фирдавис Магданурович
Год основания учреждения: 1971
У нас учатся: 25 учащихся и 3 воспитанника дошкольной группы
У нас учат: 9 учителей и 1 воспитатель дошкольной группы

новости школы

Җырлы балачак илендә!

Опубликовано: 08.04.2025

Бүген, XVI район сәләтле балалар өчен, Бөек Җиңүнең 80 еллыгы, Россиядә һәм Татарстанда Ватанны саклаучылар елы уңаеннан оештырылган "Җырлы балачак илендә" бәйгесесенең зона туры булып үтте. Бәйгенең бурычлары һәм максатлары булып, укучылар, яшьләр, студентлар арасында сәләтле балаларны барлау, яшь талантларны профессиональ сәхнәгә әзерләү, катнашучыларның башкару осталыгын арттыру, татар халык көйләрен һәм классик әсәрләрне пропагандалау, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, милли гореф-гадәтләрне саклауга юнәлеш бирү тора. Әлеге бәйгедә Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары да матур итеп чыгыш ясап, үзләренең осталыкларын, сәләтләрен күрсәттеләр. Мәктәбебез исеменнән "Шатлык" бию төркеме башкаруында татар биюе "Күбәләк", "Шатлык" бию төркеме башкаруында рус халык биюе "Яблочко", Шафигуллина Әдилә башкаруында "Испан" халык биюе башкарылды. Балаларны өйрәтүдә, әзерләүдә, аларның сәләтләрен ачуда, үстерүдә үзеннән зур өлеш хореограф Шафигуллина Г.Ф.га зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Җыр, бию сәнгате - кешенең балачагыннан алып, соңгы минутына кадәр аерылмас юлдашы. Күңелләрне юатырлык җырларыбыз, йөрәкләрне җилкендерерлек биюләребез бар. Сәнгатькә тартылган, сәнгатьне яраткан һәр бала матурлыкны ярата. Ә матурлыкны яраткан бала беркайчан да начарлык эшләми. Ул мәрхәмәтле, ярдәмчел була. Сәнгать аның гомерлек юлдашына әверелә. Балалар безнең киләчәгебез! Җыр, моңга, сәнгатькә гашыйк укучыларыбыз булганда илебез, телебез яшәр, үсәр диеп ышанасы килә!!!


К списку новостей