Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Азалаковская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
Адрес: | 423371, РТ, Сармановский муниципальный район, с. Азалаково, ул. Зеленая, 8 / ТР, Сарман муниципаль районы, Азалак авылы, Зеленая урамы 8нче йорт |
Телефон: | +7(855)-594-80-58 |
E-Mail: | azalak@yandex.ru / Sazal.Sar@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Азалаковская ООШ" |
Руководитель: | Гайнутдинов Фирдавис Магданурович |
Год основания учреждения: | 1971 |
У нас учатся: | 29 учащихся и 6 воспитанников дошкольной группы |
У нас учат: | 9 учителей и 1 воспитатель дошкольной группы |
новости школы
Наши ученики в страницах газеты "Сарман"
Опубликовано: 21.01.2025
Безнең укучыларыбыз "Сарман" газетасы битләрендә!
"Сарман" газетасы 1931 нче елдан бирле чыгып килә торган районыбыз газетасы. Республика, район, авылларның иң актуаль яңалыклары, шулай ук җәмгыять, сәясәт, мәгариф, мәдәният, спорт һәм башка бик күп яңалыкларны чагылдырып баручы газета ул!
Безнең укытучылар коллективы 100% районыбыз газетасына язылучылар булып торалар. Мәктәбебез һәрдаим район газетасы белән тыгыз элемтәдә эшли. Шушы көннәрдә мәктәбебез, укучыларыбыз эшчәнлеге "Сарман" газетасы битләрендә чагылыш тапты. "Азалак мәктәбе укучылары бердәм рәвештә "Тепло СВОим" акциясенә кушылдылар. Коллектив махсус операцияләрдәгеләргә һәрдаим ярдәм итәргә омтыла һәм мондый чараларга бик җаваплы карый. Укучылар сыйныф җитәкчеләре белән бергә операциядә хезмәт итүчеләр өчен йөрәк рәвешендәге брелоклар ясаганнар.
-Һәр брелок - мәхәббәт һәм җылылык кисәкчеге. Без аларны махсус операция зонасына җибәрәчәкбез һәм солдатларга кыюлык, ныклы сәламәтлек, һәм көч телибез, - диелә әлеге язмада.
Дөрестән дә укучыларыбыз да, укытучыларыбыз да бу эшкә бик җаваплы карый, махсус хәрби операциядә катнашучыларга иң изге теләкләре белән үзләреннән өлеш кертергә омтылып торалар.
Шушы изге эшебезне күреп алып, газета битләрендә яктырткан "Сарман" газетасын чыгаручыларга, баш мөхәррире Сабирова А.А.га олы рәхмәтебезне җиткерәбез, аларга эшләрендә зур уңышлар теләп калабыз! Ә "Сарман" газетасы райондашларыбыз, авылдашларыбыз һәм безнең өчен иң яраткан, яхшы, эчтәлекле газеталарның берсе булып калуын телибез!
К списку новостей