• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Азалаковская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423371, РТ, Сармановский муниципальный район, с. Азалаково, ул. Зеленая, 8 / ТР, Сарман муниципаль районы, Азалак авылы, Зеленая урамы 8нче йорт
Телефон: +7(855)-594-80-58
E-Mail: azalak@yandex.ru / Sazal.Sar@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Азалаковская ООШ"
Руководитель: Гайнутдинов Фирдавис Магданурович
Год основания учреждения: 1971
У нас учатся: 29 учащихся и 6 воспитанников дошкольной группы
У нас учат: 9 учителей и 1 воспитатель дошкольной группы

новости школы

Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Азалак мәктәбенең эшчәнлеген уңай бәяләде.

Опубликовано: 06.02.2020

Мәктәп директоры Фирдәвес Гайнетдиновның әйтүенә караганда, Азалак мәктәбе 1973 елда ук салынган һәм ул моңа кадәр капиталь төзекләндерү программасына эләгә алмаган. Ә узган елның ахырында, 2020 елның башында Тимур Шәймиев җитәкчелегендәге “Татарстанның кече нефть компаниясе” җәмгыятенең хәйрия фонды ярдәме белән кыска гына вакыт - өч ай ярым вакыт эчендә мәктәп тулысынча яңартылып, ремонт эшләре төгәлләнгән, спорт инвентарьләре алынган, барлык җиһазлар алыштырылган. 2020 елның 13 январендә балалар инде өр-яңадан яңартылган мәктәптә укый башлаганнар. Марат Готыф улы укучыларның саны, кайсы авыллардан килеп укулары хакында сорашты. Соңыннан ул сыйныф бүлмәләрен, эш кабинетларын, спорт залын карады. Шулай ук өр-яңадан җиһазландырылган остаханәдә булып, ир балалар һәм кызларның нинди һөнәрләргә өйрәтелүләре белән кызыксынды, ашханәдә булып, укучыларны тукландыру, итле, сөтле ризыклар белән тәэмин ителеш турында сорашты. Мәктәп музеенда экспонатлар белән танышты, җирлектән Бөек Ватан сугышында күпме кеше катнашканлыгы, күпмесе сугыш кырларында ятып калган, күпмесе исән-имин әйләнеп кайтканлыгы, тыл һәм хезмәт ветераннары, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек мәсьәләләре һәм башкалар турында белеште. Азалак мәктәбенең тагын бер яңалыгы – 2020 елның 1 январеннән балалар бакчасы да мәктәп бинасы түбәсе астына күчерелгән. Аңа да капиталь төзекләндерү үткәрелеп, барлык җиһазлар яңартылган. Марат Әхмәтов кечкенәләр белән дә аралашып алды һәм мәктәптән уңай тәэсирләр белән китте.


К списку новостей