Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Александровская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Александра Афанасьевича Казакова» Сармановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423352, Республика Татарстан, Сармановский район, с.Александровка, ул.Школьная, д.5 |
| Телефон: | +7(855)-594-73-34 |
| E-Mail: | Aleks.Osn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Александровская ООШ им. Героя Советского Союза А.А.Казакова" |
| Руководитель: | Фазлиева Гузель Дамировна |
| Год основания учреждения: | 1963 |
| У нас учатся: | 45 ученика и 6 воспитанников |
| У нас учат: | 12 учителей и 1 воспитатель |
Новости
Международный день родного языка / Халыкара туган тел көне
Опубликовано: 21.02.202021 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан безнең мәктәптә "Туган телем - татар теле" дип аталган КВН үтте. Анда татар төркемнәрендә укучылар гына түгел, ә рус төркемедә укучылар да актив катнашты. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары Халиуллина Л.Г., Хафизова А.Д. һәм Фазлиева Г.Д. төрле-төрле кызыклы биремнәр әзерләгеннәр иде. Анда ТАССРның төзелүенә 100 ел уңаеннан да, Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 еллыгына да кагылышлы сораулар күп иде. КВН бик эчтәлекле һәм кызыклы үтте. Татарстан Республикасы гимнын җырлап тәмамладылар.
Дөньядагы һәр милләтнең үз теле, үз тарихы, үз гореф-гадәтләре бар. Күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк аңларга ярдәм итә. Без — татарлар! Бай тарихлы, бай мираслы, бай әдәбиятлы зыялы халык. Туган телебез – татар теле. “Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр”, – ди халкыбыз мәкале. Туган телебезне саклыйк, яклыйк, чөнки милләтнең яшәешендә ул иң мөһим урыннарның берсен алып тора. Татар милләтенең язмышы үзебездән, туган телебезне хөрмәт итүдән, рухи мирасыбызны кадерләүдән тора.
К списку новостей











