Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Александровская основная общеобразовательная школа имени Героя Советского Союза Александра Афанасьевича Казакова» Сармановского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423352, Республика Татарстан, Сармановский район, с.Александровка, ул.Школьная, д.5 |
| Телефон: | +7(855)-594-73-34 |
| E-Mail: | Aleks.Osn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Александровская ООШ им. Героя Советского Союза А.А.Казакова" |
| Руководитель: | Фазлиева Гузель Дамировна |
| Год основания учреждения: | 1963 |
| У нас учатся: | 45 ученика и 6 воспитанников |
| У нас учат: | 12 учителей и 1 воспитатель |
Новости
Праздник Новый год / Яңа ел бәйрәме
Опубликовано: 25.12.2018Яңа ел бәйрәмнәре-үзенчәлекле көчкә ия, һәрвакыт дулкынландыргыч вакыт. Кешеләр чираттагы могҗиза, якты әкият көтә... Кемдер теләкләр тели һәм ышана, аның һичшиксез, киләсе елда булачагына. 25 декабрьдә Александровка мәктәбе үзенең ишекләрен киң итеп ачып җибәрде. Алда торган бәйрәмнең кабатланмас атмосферасы бөтен кешене дә үзенә җәлеп итте. Яңа ел тамашасы узган залда матур, уңайлы иде.
Балалар иртәсе күңелле музыка белән башланып китте. Балалар белән бергә геройлар бик күп төрле маҗаралар, могҗизалар һәм сынаулар үтте. Бәйрәмгә чын Кыш Бабай һәм Кар кызы килде! Күңел ачу дәвам итте! Укучылар бик матур күренешләр, җырлар һәм парлы биюләре белән сөендерделәр. Һәр сыйныф үзенең концерт номерларын күрсәтте. Укучылар сыйныфташларының чыгышларын кызыксынып карадылар, конкурсларда катнаштылар. Кыш бабай белән Кар кызы һәр катнашучыга яңа ел бүләкләре һәм яхшы кәеф бүләк итте. Бәйрәм чыршы янында гомуми әйлән-бәйлән һәм җырлар белән тәмамланды.
Яңа ел кичәсе-киләсе елда иң яхшы теләкләрнең тормышка ашуын көтеп тору белән бәйле искиткеч бәйрәм. Зал сәхнәсендә чын тамаша уйналды. Балалар үзләренең актерлык сәләтләрен тулысынча күрсәттеләр. Укучыларның талантларын күреп, тамашачылар бик гаҗәпләнеп утырдылар. Җырлар һәм биюләр бер-берсен алыштырып торды. Берничә сәгать бер мизгел кебек үтеп тә китте. Концерт тәмамланганнан соң беркемнең дә битараф калмавында шик юк иде. Кичәнең ахырында, гадәттәгечә, бераз биеп алдылар.
К списку новостей











