Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Юлбатский детский сад "Ромашка" Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422077, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Юлбат,ул.Школьная д.1 |
| Телефон: | 8(84362) 43-7-26 |
| E-Mail: | Yulbat.Saba.ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Юлбатский детский сад "Ромашка" Сабинского муниципального района Республики Татарстан" |
| Руководитель: | Кадирова Гульназ Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1998 |
| У нас учатся: | 26 детей в филиале 10 детей |
| У нас учат: | 2 педагога в филиале 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Юлбатский детский сад "Ромашка" Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 ( 58 ) 59 60 >>
-
Кросс-2014 20.09.2014

Бүген бакчабызда тәрбияләнүче балалар белән йөгерергә чыктык.Балаларыбыз шундый өлгерләр,җитезләр.Бик рәхәтләнеп кросста катнаштык.
-
20.09.2014

Тәрбияче апаларыбызда балалардан калышмадылар.
-
"Талантлар илендә-2014" 20.05.2014

17 нче май көнне бакчабызның сәләтле балалары Сатыш"Кояшкай"балалар бакчасына "Талантлар илендә-2014" бәйгесенең зона ярышларына бардылар.Анда уңышлы чыгыш ясап Агелова Диләрәбез җиңеп чыкты.Аңа алга табада уңышлар телибез.
-
Бердәм экологик дәрес-2014. 12.05.2014

Табигатьне,тирә-ягыбызны,без яшәгән тирәлекне саклауда безнең балалар бакчабызда актив катнаша.Шул уңайдан бездә бакча балалары белән авылыбыз чишмәсен чистартырга чыктык.Балаларга сулыкларны пычыратмаска,чишмә яннарына чүп ташларга ярамаганлыгын тагын бер кат искә төшердек.
-
01.04.2014

28 март көнне тәрбиячебез Каримова Г.Ф. Балтач районының 4нче балалар бакчасында зона ярышларында булып кайтты.
-
Мәктәп укучылары бездә кунакта 29.03.2014

Бүген бакчабызга Юлбат урта мәктәбенең,кече төркеме (җитәкчесе Фатхриева Р.Х) һәм китапхәнәче Мансурова Э.В. җитәкчелегендәге укучылар кунакта булдылар.Безнең нәни тамашачыларыбызга Л.Леронның "Чәпәләй белән тәпәләй"маҗаралары һәм Т.Миңнуллинның "Иптәш командир" әсәреннән өзек сәхнәләштерделәр,Соңыннан концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез,укуларында,эшләрендә уңышлар телибез.
-
Тәрбиячебез Каримова Гөлияне котлыйбыз! 22.03.2014

Кичә районыбызда "Ел укытучысы-2014" бәйгесен йомгаклау чарасы булды.Бу чарада бакчабыз тәрбиячесе Каримова Гөлиядә катнашып призлы урынга лаек булды.Аны чын күңелдән котлыйбыз һәм алдагы зона ярышларында уңышлар телибез.
-
Җырлыйм әнием турында. 07.03.2014

Әнием,кадерлем,
Син минем күз нурым.
Бар асылташлардан
Кадерлем син минем.
Бакчабызда балалар әниләрен котлап җырлы-биюле бәйрәм концерты куйдылар,Бәйрәмнән бер күренеш "Акчарлак" биюе.
-
Ел тәрбиячесе бәйгесе 04.03.2014

Тәбиячебез Каримова Гөлия Фәрит кызы "Ел тәрбиячесе -2014" тә катнашып җиңү яулады.Саба районы "Бәләкәч" балалар бакчасында сөйләм үстерү,кисеп-ябыштыру һәм музыканы берләштергән"Язгы сәяхәт" темасына комплекслы эшчәнлек күрсәтте .Район буенча икенче урынга чыкты .Тәрбиячебезне котлыйбыз һәм зона ярышларында уңышлар телибез!
-
Әтиемне мин яратам! 22.02.2014

Шушы исем астында бакчабызга балаларның әтиләрен чакырып бәйрәм ясадык.Балалар әтиләренә матур җырлар,шигерьләр ,биюләр бүләк иттеләр.Иң ахырдан үзләре ясаган бүләкләрен бирделәр.
Әти сүзе-иң бөек сүз!
Юк аңа һичбер алмаш!
Иң-иң әйбәт кешеләр дә
Әти кебек булалмас!






