муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет, ул. Советская, д. 30 |
Телефон: | +7(843)-624-50-45 |
E-Mail: | simetsaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Верхнесиметская СОШ" |
Руководитель: | Гарифуллин Рафис Накипович |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 67 обучающихся |
У нас учат: | 25 педагогов |
Бал-маскарад
Опубликовано: 26.12.2015Туган җиребез буйлап яңа ел атлый. Менә тиздән, бик тиздән үзенең өр-яңа шатлыклары, мәшәкатьләре, матур бәйрәмнәре белән 2016 нчы Яңа ел туган җиребезгә аяк басачак.Нинди булыр ул? Әле тузан да кунмаган ак кәгазьдәй 2016 нчы елның тарих битләренә ниләр язылыр? Һәркемнең алдан беләсе киләдер, мөгаен. Бер уйласаң иске яңа елны бары бер мизгел аерып тора. Һәм менә шул мизгелдә әйтеп бетергесез өметләр белән тулачак.
Исәнме яңа ел! Исәнме яңа көн!
Рәхим ит илемнең түренә.
Һәркемнең йөзендә, күзендә
Өр-яңа елмаю күренә.
Башлана йөрәкне җилкетеп Яңа ел
Әйтерсең, җиңүгә өнди ул яңа җыр.
Ямь-яшел чыршылар - Яңа ел байрагы
Ак бәхет өләшә Яңа ел бәйрәме.
8-11 нче сыйныф укучыларының "Хуш киләсең, Яңа ел!" кичәсе әнә шундый эчтәлектәге сүзләр белән башланып китте. Һәр класс укучылары искиткеч матур чыгышлар ясадылар.
Бәйрәм кичәсендә актив чыгыш ясаган укучылар, фән олимипадаларының район турында призлы урыннар алучылар, гел "5" ле билгесенә генә укучылар Кыш бабайның бүләкләренә ия булдылар.
К списку новостей