муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет, ул. Советская, д. 30 |
Телефон: | +7(843)-624-50-45 |
E-Mail: | simetsaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Верхнесиметская СОШ" |
Руководитель: | Гарифуллин Рафис Накипович |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 67 обучающихся |
У нас учат: | 25 педагогов |
Чыршы бәйрәме
Опубликовано: 03.01.2011Чыршы, чыршы без сине
Сагынып көттек ел буе.
Син тагын да матуррак
Бизәлгәнсең бу юлы.
Лагерьның 3 нче көне "Чыршы бәйрәме" белән дәвам итте. Башлангыч сыйныф укучылары бәйрәмгә ел саен аеруча зур әзерлек белән киләләр. Барысы да шундый матур итеп киенгәннәр, кызлар - әйтерсең лә кар бөртекләре, ак күлмәкләре аларны нәкъ шундый итеп күрсәтә.
Яңа ел турында шигырьләрне, җырларны, матур биюләрне искиткеч зур осталык белән башкардылар.
Һәр класс бер илдән кыш бабай алып килгән: Африка, Татар, Чукча, Япон кыш бабайлары катнашты бәйрәмгә. Алар артыннан үзебезнең чын Кыш бабай да килеп җитте һәм яңа ел белән котлап теләкләрен җиткерде, бүләкләр өләште.
Бәйрәм бар кешегә дә бик ошады.
Көтеп алган бәйрәмебез-
Килеп җитте Яңа ел
Ныклы, бәхетле тормышта
Яшик дуслар, шулай гел.
Яңа еллар котлы булсын,
Табыннар тулып торсын.
Зарыгып коткән яңа ел,
Шатлыклы еллар булсын.
К списку новостей