• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет, ул. Советская, д. 30
Телефон: +7(843)-624-50-45
E-Mail: simetsaba@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Верхнесиметская СОШ"
Руководитель: Гарифуллин Рафис Накипович
Год основания учреждения: 1988
У нас учатся: 67 обучающихся
У нас учат: 25 педагогов

Хуш киләсең яңа ел

Опубликовано: 02.01.2011

Ниһаять, зарыгып көтеп алган Яңа 2011 ел - Куян елы да килеп җитте. Яңа елга һәммәбез зур өмет- хыяллар белән аяк атлыйбыз. Һәммәбезнең дә теләкләр тормышка ашсын, сау- сәламәт, исән -имин булыйк, илләребез тыныч булсын, хәвеф- хәтәр килмәсен дигән теләкләр белән мәктәбебездә яңа ел бәйрәмен башлап җибәрдек.

Бар табигать ап-ак кардан

Калын юрган ябынган.

Ә без килдек бергәләшеп

Яшел чыршы янына.

Бизәкләрең тагын да,

Матуррак балкыйсың.

Сәйләннәрең нур сипсен

Җем- җем утлар кабынсын.

9.00 сәгатьтә 5-7 нче класс укучыларының бәйрәме башланып китте. Чыршы бәйрәме җырлар, матур биюләр, кызыклы күренешләр белән үрелеп барды. Һәрбер укучы бәйрәмдә актив катнашып, үз һөнәрләрен күрсәтеп калырга ашыкты. Кыш бабай, Кар кызы, Яңа ел - Куянның килүе бәйрәмгә ямь өстенә ямь өстәде. Кыш бабай уку алдынгыларын, "Иң үрнәк көндәлек" конкурсында җиңүчеләрне, яңа ел газеталары чыгаручыларны бәйрәм белән котлап үзенең бүләкләрен тапшырды.

 15.00 сәгатьтә 8-11 нче класс укучыларының бәйрәм кичәсе башланды. Тышта буран булса да укучылар һәм укытучылар күңелендә бәйрәм рухы тантана  итте.

 Үткән 2010 ел - Укытучы елы буларак билгеләп үтелде. Әлеге елны үткән елның гыйнвар аенда барлык укытучылар, укучылар бергәләп күңелле бәйрәм итеп башлап җибәргән идек. Бүгенге кичтә аны шулай матур итеп йомгакларга уйладык. Яңа ел кичәсенә әзерлек программасында күрсәтелгәнчә, һәр класска вальс , бер кызыклы күренеш, концерт номеры, җырга клип, маскалар параты, яңа ел сюрпризы әзерлисе иде. Укучылар белән беррәттән әлеге конкурсларда укытучылар да чыгыш ясадылар. Искиткеч күңелле тамаша килеп чыкты.

 Укучылар да, укытучылар да зур осталык һәм фантазия белән чыгыш ясадылар.

 Ерак юллар үтеп, кар- бураннар ерып килгән Кыш бабай, Кар кызы, Куян бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрделәр. Иң элек Кыш бабай район олимпиадаларында җиңүчеләрне котлады:

Гыйбадуллин Ирек (технология, 2 урын)

Саубанов Айгиз (физкультура, 2 урын)

Шафигуллина Айсылу (география, 3 урын)

Имамиева Минзәлия (рус теле, 3 урын)

 Аннары бүләкләрен уку алдынгыларына, конкурсларда җиңүчеләргә таратты.

 Күңелле бәйрәм кичке биюләр белән дәвам итте.

 Яңа елкай, балкып килдең,

Шатлык белән генә кил.

Әтиләр дә, әниләр дә,

Бабайлар да, әбиләр дә,

Апалар да, абыйлар да,

Һәм , әлбәттә, сабыйлар да -

Сөенсеннәр гелән -гел.

Авырмагыз беркайчан да,

Бик бәхетле булыгыз.

Матур атсын һәр яңа таң

Тыныч булсын көнегез.



К списку новостей