муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет, ул. Советская, д. 30 |
Телефон: | +7(843)-624-50-45 |
E-Mail: | simetsaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Верхнесиметская СОШ" |
Руководитель: | Гарифуллин Рафис Накипович |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 67 обучающихся |
У нас учат: | 25 педагогов |
Корбан бәйрәме
Опубликовано: 06.10.2014
Корбан бәйрәмендә бөтен дөньяда миллионлаган мөэмин-мөселман хаҗ кыла һәм корбан чала, шул рәвешле өммәтебезгә насыйп иткән игелекләре өчен Аллаһы Тәгаләгә чиксез рәхмәтләрен күндерә.
Корбан бәйрәме – рухи чистарыну һәм шәфәгать кылу вакыты. Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисендә әйтелгәнчә, «су утны сүндергән кебек, гөнаһларны сүндерүче – сәдакадыр».
Гомер юлында һәркем Раббыбызга үзен ярлыкавын, эш-гамәлләребезне уң итүен, күңелләребезгә иман нуры, рух ныклыгы, илебез-көнебезгә тынычлык, гаиләләребезгә иминлек иңдерүен сорап, кат-кат мөрәҗәгать итә. Яхшылыкка омтылу, явызлык кылган өчен җәза биреләчәгенә ышану Корбан бәйрәменең бөек гуманистик асылы булып тора.
Бүген мәктәп ашханәсендә укучыларга Корбан ашы әзерләнде. Авылыбызның абыстае Раушания апа укучыларга Корбан гаете турында мәгълүмат җиткерде, туган һәр көнгә рәхмәтле булырга чакырды, изге теләкләр җиткерде.
Корбан гаете мөбарәк булсын, һәммәбезгә көч-егәр, рух күтәренкелеге өстәсен, лаеклы эшләргә җилкендерсен, якты өметләр һәм җан тынычлыгы насыйп итсен, илаһи нур күңелләребезне һәм йөзләребезне балкытсын!
К списку новостей