муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет, ул. Советская, д. 30 |
Телефон: | +7(843)-624-50-45 |
E-Mail: | simetsaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Верхнесиметская СОШ" |
Руководитель: | Гарифуллин Рафис Накипович |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 67 обучающихся |
У нас учат: | 25 педагогов |
1сентябрь - Белем бәйрәме
Опубликовано: 01.09.2014
Һава салкыная бара,
Аяк басабыз көзгә.
Сары төстә яфраклар да
Чалына инде күзгә.
Хушлаштык ямьле җәй белән,
Үтте дә каникуллар.
Бүген бәйрәм – белем көне,
Мәктәпкә илтә юллар.
Гөжләгәндәй бал кортлары
Гөр килә мәктәп алды.
Шат тавышлар: кемнәр, кайда,
Ничек үткәргән ялны?
Кыңгырау да сагынгандыр,
Моң сарылган теленә,
Парта артына чакыра,
Әйдәп белем иленә.
Бүген – Белем бәйрәме. Меңәрләгән укучылар, укытучылар Яңа уку елын башларга дип мәктәпкә килде. Йөзләр балкый, күзләрдә нур, йөрәкләрдә дәрт. Һәр уку көне шулай якты, матур булсын иде дип телибез.
1 нче сыйныфка 9 укучы килде: 2 малай, 7 кыз. Аларга 11 нче сыйныфта укучы абый-апалары
“Хәерле юл, мәктәп иленә !
Төкле аяк белән керегез.
Алда сезне күп могжиза көтә,
Сау – сәламәт укып бетерегез.
Бу якты йорт сезнең бәхет өчен,
Бу китапларсезгә нур чәчсен!
Эчләрендә булган әйбәт сүзләр
Иптәш булып сезгә эндәшсен”,- дип теләкләрен җиткерделәр.
Тантаналы линейкадан соң барлык классларда “Минем кече Ватаным” темасына беренче дәресләр үтте.
Яңа уку елы мөбәрәк булсын!
К списку новостей