муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет, ул. Советская, д. 30 |
Телефон: | +7(843)-624-50-45 |
E-Mail: | simetsaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Верхнесиметская СОШ" |
Руководитель: | Гарифуллин Рафис Накипович |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 67 обучающихся |
У нас учат: | 25 педагогов |
Туган ягыбыз табигатенә экскурсия.
Опубликовано: 17.06.2014
Офык читләреннән әкрен генә,
Матур булып синдә таң ата.
Урамнардан узган көтүләрең
Хезмәт көнен синдә уята.
Иртүк торып, әгәр кырга чыксаң,
Ишетәсең тургай моңнарын.
Ишетәсең бодай, арышларның
Иртәнге саф җилдә шаулавын.
Әнә кара! Барлык игеннәр дә
Елмаялар кояш ягына.
Кем сокланмас шушы матурлыкка
Ия булган туган ягыма!
Бүгенге көнебез туган ягыбыз табигатенә экскурсия ясау белән бик мавыктыргыч һәм күңелле үтте.
Җәй - елның бигрәк тә матур, бигрәк тә ямьле вакыты.
Менә сызылып кына җәйге таң ата. Яктыра башлауга иртәнге тынлык эчендә чут-чут итеп сайраган кошлар тавышы яңгырый башлый. Болар арасында нинди генә тавышлар ишетелми Көн яктыра барган саен, кошлар сайравы көчәя бара.
Инде кояш чыгышы ягында күк йөзенә алсу-кызгылт нурлар җәелә. Елга өсләреннән сөт кебек ак, мамык кебек җиңел томан күтәрелә. Яр буйларында балыклар уйный башлый. Кичен яшел чирәмгә кунаклаган казлар бибиләрен ияртеп елгага керәләр дә, җай гына йөзеп, үргә табан күтәреләләр.
Озак та үтми, иген басуларында, болыннарда икенче бер музыкантлар концерт бирергә тотыналар. Күктә өзлексез тургай сайрый, арыш араларында бытбылдыклар кычкыра, кайдадыр тартар, тәкәрлек тавышлары ишетелә.
Менә елга буйлап сузылган әрәмәлекләр. Шомырт, карлыган, балан, гөлҗимеш куаклары дисеңме, җиләк, кара бөрлегән, кызыл бөрлегән дисеңме!..
Туган илебез, без дөньяга килү белән үрмәләп, аннары тәпиләп йөри башлаган Туган туфрагыбыз әнә шулай карап туймаслык матур, сокланып бетмәслек бай!
К списку новостей