• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет, ул. Советская, д. 30
Телефон: +7(843)-624-50-45
E-Mail: simetsaba@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Верхнесиметская СОШ"
Руководитель: Гарифуллин Рафис Накипович
Год основания учреждения: 1988
У нас учатся: 67 обучающихся
У нас учат: 25 педагогов

Китапханәче Гүзәл апа белән очрашу.

Опубликовано: 16.06.2014

Китап — ул кешенең уйларын чагылдыра торган сирәк могҗизаларның берсе.
И. Гази.
Китап — иң акыллы киңәшчеләрнең берсе. Китап һәр кешегә хезмәттә булыша, ул кешеләрне бәладән коткара, тормышны танып белергә өйрәтә. Китап кешегә үсәргә һәм халыкның аңын баетырга мөмкинлек бирә. «Китап кешене галәмнең хуҗасы итә», — ди П.А. Павленко.
Бала чакта китап укудан да күңелле нәрсә юктыр. Бигрәк тә ул китапта сиңа таныш хәлләр турында язылган булса, аны кат-кат укыйсы, алар турында иптәшләреңә сөйлисе, шигырьләрен күңелдән ятлыйсы килә. Андый китаплар — безне бала чактан зур тормышка озатып калучы, гомер буе хәтердә яңарып торучы иң якын дусларыбыз, һәр кеше китапны үзенең иң якын дусты итеп күрә. Китап — канатлы ул! Китап, үзенең канатына утыртып, сине мең елга артка илтеп ташлый, яисә ул кешене йөз елга алга алып китә. Китап — әнә шундый могҗизалы нәрсә ул. «Яхшы китаплар уку — үткән заманның яхшы кешеләре белән сөйләшү ул», — ди Р. Декарт.
      

      Бүген китапханәче Гүзәл апа безне китапханәгә кайткан яңа китаплар белән таныштырырга  килде.  Хакимҗан Халиковның “Сакчы күркә”, Алмаз Гыймадиевныэ “Телефонлы кәҗә”, Фоат Садриевның “Аппакай”, Рафис Корбан шигырьләре, “Вәсимә Хәйруллина “Серле сәгать”, Габделхәй Сабитов “Нәни хикәяләр”, “Кошлар” китапларының эчтәлекләре белән таныштык һәм әлеге китапларны укырга дип өйгә дә алып кайттык.

      Әлеге очрашуларда китаплар буенча викторина сорауларына да җавап бирдек. 



К списку новостей