• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет, ул. Советская, д. 30
Телефон: +7(843)-624-50-45
E-Mail: simetsaba@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Верхнесиметская СОШ"
Руководитель: Гарифуллин Рафис Накипович
Год основания учреждения: 1988
У нас учатся: 67 обучающихся
У нас учат: 25 педагогов

Бөек Җиңүгә 69 ел!

Опубликовано: 08.05.2014

Ветераннар, ветераннар

Сезгә хөрмәт, ихтирамнар,

Сез булганда матур булып,

Алсу булып ата таңнар.

Сугышта булып арыслан,

Ватанга җиңү яулаган,

Тыныч хезмәттә дан алган,

Һәр ветеран – чын каһарман!

     1941нче елның 22 нче июнь иртәсе. Явыз һәм көчле Гитлер Германиясе сугыш игълан итмичә илебез чикләрен бозып керде. Тыныч шәһәрләр һәм авыллар өстенә меңләгән бомбаларын яудырды.  Сугыш башланды!
     Илебез халкы 1418 көнгә сузылган дәһшәтле Бөек  Ватан  сугышына күтәрелде. Шушы көнне илебезнең күген кара болыт каплый.  Бу афәт бер генә гаиләгә дә кагылмыйча калмый. Газиз аналар улларын, сөйгән ярлар – парларын, балалар- аталарын изге яуга, изге көрәшкә озаталар. Яулык чите белән авыз читләрен каплап елаучы аналар, хатыннар үзләренең газизләрен соңгы тапкыр күрүләрен аңламыйча да калалар.

    Сугыш... нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу! Ул миллионлаган кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган.

      Дүрт ел буе сугыш безнең җиребезне яндырды, туганнарыбызны һәм якыннарыбызны арабыздан тартып алды, күпләрне туган туфрагыннан аерды, язмышларны җимерде.

    Бөек Ватан сугышы вакыйгалары торган саен ерагая бара. Тик ул вакыйгалар халык хәтереннән беркайчан да җуелмаячак. Чөнки сугыш илебезнең бер генә почмагына да, бер генә йортына да үзенең кайгылы кулы белән кагылмыйча калмаган.

    



К списку новостей