муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет, ул. Советская, д. 30 |
Телефон: | +7(843)-624-50-45 |
E-Mail: | simetsaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Верхнесиметская СОШ" |
Руководитель: | Гарифуллин Рафис Накипович |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 67 обучающихся |
У нас учат: | 25 педагогов |
Бәйрәм белән!
Опубликовано: 07.03.2014Хөрмәтле хатын-кызлар!
Сезне чын күңелебездән Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз! Барасы юлларыгыз якты, туасы көннәрегез аяз, сәламәтлегегез нык, гомерегез озын, гаиләләрегездә тигезлек, иминлек булуын телибез.
Хатын-кыз гаять тә үзенчәлекле, сихри зат инде ул. Куллары нәрсәгә генә кагылмасын, шул гөлгә әверелә. Күзләре кемгә генә карамасын - елмаерга мәҗбүр итә, сүзләре ир-атларны чын ир-ат итеп тоярлык көч бирә.
Ир-атларга гаҗәеп кадерле бүләк ул хатын-кызларыбыз. Чөнки алар - тормышны тулыландырып, ямьләндереп, матурландырып торучылар. Яшәешнең бер генә өлкәсен дә алардан башка күз алдына китереп булмый. Ир-ат гаилә төзесә – хатын-кыз аны сабый белән нурлый, ир-ат өй салса – хатын-кыз анда уңайлылык-чисталык булдыра.
Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге хатын – кызларда.
Һәрвакыт ир-егетләрнең ныклы терәген, хөрмәтен, игътибарын һәм ихтирамын тоеп яшәргә язсын Сезгә!
К списку новостей