• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет, ул. Советская, д. 30
Телефон: +7(843)-624-50-45
E-Mail: simetsaba@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Верхнесиметская СОШ"
Руководитель: Гарифуллин Рафис Накипович
Год основания учреждения: 1988
У нас учатся: 67 обучающихся
У нас учат: 25 педагогов

Сәламәтлек - зур байлык

Опубликовано: 12.02.2014

Сәламәтлек өчен тавыш бирәм-

Бу hәркемнең изге теләге.

Сәламәтлек – җирдә яшәү көче,

Сәламәтлек - илнең терәге.

Сәламәтлек өчен тавыш бирәм-

Җирдә бәхет, шатлык хакына

Мин мәңгегә тыныч тормыш телим,

Сәламәтлек телим халыкка.

Әйе, чыннан да сәламәтлек - ул кешедә булган иң зур байлык. Аны акчага да сатып алып булмый, туган көнгә бүләк итеп тә булмый. Шуның өчен озак hәм бәхетле яшисең килсә, булган сәламәтлекне ныгыту, саклау турында кайгыртырга ,үзең өстендә бик күп эшләргә кирәк. Без яши торган дәвердә бу бигрәк тә актуаль булып тора.

Югары Симет фельдшер-акушерлык пункты мөдире Илсөя Муллагалиева белән очрашуда , тәрбия дәресләрендә, түгәрәк өстәл артында укучылар ниләр турында сөйләштеләр соң?

 Илсөя апа укучылар алдында бик аңлаешлы эчтәлектәге чыгыш ясады, үзенең төпле киңәшләрен бирде, барыбызны да сәламәт тормыш рәвеше алып барырга чакырды.

Йогышлы авырулар, зарарлы гадәтләр хәзерге көндә бик киң таралган, алар синең янда гына йөри.Аз гына да юлдан тайпылсаң, сине үзенең зәhәр кочагына алырга көтеп тора.Телевизордан көн дә күрсәтелә торган спиртлы эчемлекләр , тәмәке рекламасы шул юлга басуга бер этәргеч булып тора. Шулай ук яшьләр арасында үзен зуррак, текәрәк итеп күрсәтер өчен, буш вакытын ни белән шөгыльләнергә белмәгән яки начар дусларга ияреп тәмәке тартып , исерткеч эчемлекләр, наркотиклар кулланучылар бар. Ә бит наркомания , токсикомания, алкоголизм – тормыштан ваз кичү ул. Аңа бирелгән кеше шәхес булудан туктый .Ул әхлаксыз,бернинди тормыш кыйммәтен белмәгән, табигый hәм иҗтимагый нормаларны, кануннарны бозучы булып кына кала . Шулай ук ул башка кешеләргә куркыныч тудыра.

Мәктәпләрдә физкультура дәресләре күбәйде,күп төрле ярышлар, кызыктыру чаралары уздырыла.Алкоголь, тәмәке hәм наркотикларның организмга тәэсире турында сыйныф сәгатьләрендә аңлату эшләре алып барыла.Телевидение, газета-журналларда сәламәт яшәү рәвешен хуплаучы тапшырулар, мәкаләләр күп.Алар безне сәламәт тормыш сайларга өнди!



К списку новостей